В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу каһарман XIX гасырның бай сәүдәгәре, борынгы Казанның төп кешесенең җыелма образы булып тора.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июнь). Казанда Иске Татар бистәсендә туристларны җәлеп итүнең яңа нокталары барлыкка киләчәк. Яңа проектлар бүген «Иске шәһәр» территориясе префекты Роберт Гарипов, Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова һәм башкалар катнашындагы эш төркеме кысаларында каралды.
Иске Татар бистәсендә тормышка ашыру планлаштырыла торган проектлар арасында Казанбай белән экскурсияләр бар. Бу каһарман XIX гасырның бай сәүдәгәре, борынгы Казанның төп кешесенең җыелма образы булып тора. Казанбай гореф-гадәтләрне ихтирам итә, киң күңелле, хезмәт сөючән, үз гаиләсен хөрмәтли һәм бәяли. Ул туган шәһәре тарихын яхшы белә, Казанда яшәгән һәм иҗат иткән танылган кешеләр белән таныш. Гадәти булмаган экскурсовод арсеналында - төрле әкиятләр, риваятьләр һәм мифлар.
Идеянең авторы, шәһәрнең бер туристик компаниясенә нигез салучы Нина Ильина фикеренчә, экскурсоводның яңа образы туристларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, Казанбайның Татарстан башкаласында гид буларак танылу һәм ихтыяҗга ия булу потенциалы бар. Эш киңәшмәсендә катнашучылар «Казанбай һәм аның дуслары» брендын булдыру идеясен хупладылар, дип хәбәр итәләр «Иске шәһәр» префектурасында.