В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәйрәм алдыннан казанлылар эштән гадәттәгедән бер сәгатькә иртәрәк китә алачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июль). Быел 20-нче июль Татарстанда Корбан бәйрәме уңаеннан эш көне булмаган бәйрәм көне дип игълан ителде. Тиешле указ ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланды.
Шул ук вакытта РФ Хезмәт кодексы нигезендә, эшләми торган бәйрәм көненә туры килгән эш көне яки сменаның дәвамлылыгы бер сәгатькә киметелә, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Элегрәк ТР мөселманнары Диния нәзарәте Корбан бәйрәмен үткәрү тәртибен һәм Татарстанда корбан чалу урыннарын билгеләгән иде. Шулай итеп, Казанда мәчет территориясендә 15 мәйданчык һәм берсе – Бертуган Петряевлар урамындагы комплекста эшләячәк.