Татарстан башкаласы үзәгендә берничә урам буенча транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр. Моның сәбәбе — Казан Мәрьям Ана иконасы барлыкка килү уңаеннан тәре йөреше үткәрү.
20 нче июльнең 20:00 сәгатьтән 21 нче июльнең 9:30 сәгатькә кадәр Миславский урамы буенча К.Маркс урамы белән кисешүдән алып Большая Красная урамы белән кисешүгә кадәр (транспорт парковкасыннан тыш) транспорт юлы ябылачак.
21 нче июльдә 7:00 сәгатьтән түбәндәге участокларда транспорт хәрәкәте һәм парковкасы ябык булачак:
Беренче Май мәйданының йөрү юлы буйлап, Кремль урамыннан Профсоюз урамына кадәр участокта;
Меңьеллык мәйданыннан Батурин урамына кадәр төшү юлы;
Батурин урамыннан Кремль дамбасына чыгу урыны;
Батурин урамы буйлап, Кремль дамбасыннан Дзержинский урамына кадәр;
Бауман урамы буенча Профсоюз урамыннан Батурин урамына кадәр;
К. Маркс урамы буенча Лобачевский урамы белән кисешү урыныннан Батурин урамы белән кисешүгә кадәр;
Кремль урамында, Чернышевский урамыннан Беренче Май мәйданына кадәр участокта;
К.Маркс урамыннан Дзержинский урамына кадәр Миславский урамы юлы;
Профсоюз урамы буйлап, Чернышевский урамы белән Меңьеллык мәйданы арасындагы юл өлеше;
Япеев урамында вакыты-вакыты белән Дзержинский урамыннан Большая Красная урамына кадәр;
Тәре йөреше үткән саен хәрәкәт ачылачак.
21 нче июльдә 7:00 дән 9:30 га кадәр Большая Красная урамы буенча, Япеев урамыннан алып Батурин урамына кадәрге участокта, транспорт юлын һәм машина кую урынын ябачаклар.