Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.07.2025, 09:27

Татарстан башкаласының кайбер урамнарында 21 июльдә транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр

Бу тәре йөреше уздыру белән бәйле

Казанның берничә урамында транспорт хәрәкәтен һәм машина кую урыннарын чикләячәкләр. Бу 21 июльдә Благовещение соборыннан Хач торгызу чиркәвенә кадәр Казан Мәрьям Ана иконасының могҗизалы сурәте белән тәре йөреше үткәрелү белән бәйле. Тиешле карар Башкарма комитетта имзаланды.

20 июльнең 20:00 сәгатьтән 21 июльнең 9:30 сәгатькә кадәр К.Маркс урамыннан алып Большая Красная урамына кадәр Миславский урамындагы юлны (транспорт парковкасыннан тыш) ябачаклар.

21 июльдә 7:00 сәгатьтән түбәндәге участокларда транспорт хәрәкәте һәм парковкасы ябылачак:

Кремль урамында, Чернышевский урамыннан Беренче Май мәйданына кадәр,

Профсоюз урамында, Чернышевский урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр,

Беренче Май мәйданыннан төшү юлында, Кремль урамыннан Профсоюз урамына кадәр,

Бауман урамы буенча, Профсоюз урамыннан Батурин урамына кадәр,

Меңьеллык мәйданыннан Батурин урамына төшү юлы,

Батурин урамыннан Кремль дамбасына төшү юлы,

Батурин урамында, Кремль дамбасыннан Дзержинский урамына кадәр,

К.Маркс урамында, Лобачевский урамыннан Батурин урамына кадәр,

Япеев урамында, Дзержинский урамыннан алып Большая Красная урамына кадәр (вакыты-вакыты белән),

Миславский урамында, К.Маркс урамыннан Дзержинский урамына кадәр.

Тәре йөреше үтеп беткән саен хәрәкәт ачылачак.

21 июльдә 7:00 дән 9:30 га кадәр Япеев урамыннан Батурин урамына кадәрге участокта Большая Красная урамы буйлап йөрү юлын ябачаклар.

Шулай ук 21 июльдә Казанда 22, 28, 28а һәм 89 номерлы автобуслар хәрәкәте схемалары үзгәртеләчәк.
Барлык яңалыклар