Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.02.2020, 09:31

«Безнең ишегалды» республика программасы буенча Казанда 2020 елда 695 ишегалды төзекләндереләчәк

Программа шәһәрлеләр фикере нигезендә формалаштырылган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче февраль, Ксения Швецова). 2020 елда «Безнең ишегалды» республика программасы буенча Казанда 695 ишегалды төзекләндереләчәк. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшин Ратушада Казан шәһәре Думасының XXXVIII сессиясе утырышында хәбәр итте.

Ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча барлык эшләр дә җирле халык фикерен исәпкә алып башкарылачак, дип ассызыклады Мэр. «Без төзекләндерү алымнарын яңадан карадык. Бүген без шәһәрлеләрнең маршрутларын өйрәнәбез, бергәләп балалар бакчасына, мәктәпкә, поликлиникага бару юлларын ничек уңайлы итәргә икәнен хәл итәбез, – диде И.Метшин. - Бу эш аерым территорияләрне ремонтлаудан катлаулырак, чөнки яңа элемтәләр һәм функцияләрне төрле чорларда барлыкка килгән төзелеш шартларында кертергә кирәк».

Шәһәр башлыгы ТР Президентына ишегалды территорияләрен яңарту буенча программа өчен рәхмәт белдерде.

2019 елда капремонт программасына гомуми мәйданы 300 мең квадрат метрдан артык булган 296 Казан ишегалды кертелгән. 2013 елдан башлап Татарстан башкаласында 1885 ишегалды ремонтланган.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның җәендә һәм көзендә Казанда «Безнең ишегалды» программасы буенча шәһәрлеләрнең Казан шәһәре Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары белән очрашуларында киң фикер алышулар узды.

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасының XXXVIII хисап сессиясе
Видеорепортаж
28.02.2020 13:26
Илсур Метшин 2020 елга 20 бурыч куйды
Барлык яңалыклар