Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.11.2024, 12:52

«Безнең ишегалды» программасы буенча Казанда быел 570 мең кв.м асфальт-бетон өслек төзекләндерелгән

Яхшыртуларны 100 мең кеше сизгән

Быел Казанда «Безнең ишегалды» республика программасы 459 күп фатирлы йорт территориясен колачлады, аларда 570 мең кв.м асфальт-бетон өслек яңартылды һәм 5 мең өстәмә машина кую урыны җиһазландырылды. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.

Программа кысаларында 3 меңнән артык терәк һәм 4,5 мең энергия саклаучы яктырткычлар корылган, 100дән артык чүп җыю савыты мәйданчыгы җиһазландырылган. Ишегалларын 5 меңнән артык кече архитектура җиһазы бизәгән. Яхшыртуларны 100 мең Казан кешесе сизгән.

Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча программаны гамәлгә ашыру киләсе елда да дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез, май аенда гражданнар тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 2025 елда төзекләндерү өчен ишегалларының өстенлекле исемлеге төзелде. Гомуми исемлеккә 200 территория керде, шуларның 80 ишегалды Казанда урнашкан. Халык белән очрашулар уздырылды, аларның тәкъдимнәре алынды, хәзер аларны исәпкә алып проектлау алып барыла.

«Безнең ишегалды» программасы республикада бишенче ел гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә Татарстан башкаласында 2278 йорт территориясе төзекләндерелгән, аларда 3 млн квадрат метрдан артык асфальт-бетон өслек яңартылган һәм 25 мең машина кую урыны җиһазландырылган. Яңартуларны 500 мең кеше сизгән.

Программа буенча төзекләндерү эшләре юлларны һәм тротуарларны ремонтлауны, хуҗалык-көнкүреш җиһазларын, эскәмияләр һәм савыт-сабалар, балалар һәм спорт җиһазларын ком өслегенә урнаштыруны, тышкы яктыртуны һәм чүп җыю савытлары мәйданчыкларын оештыруны үз эченә ала. Быел Казан ишегалларын яңартуга 3 млрд 750 млн сум акча бүлеп бирелгән. Иң зур территорияләрнең ничек үзгәрүен сылтама буенча белергә мөмкин.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшгәмбе, 18.11.2024
Видеорепортаж
18.11.2024 12:49
2024 елда Казанда юл-төзелеш эшләренә 3 меңнән артык кеше җәлеп ителгән
Барлык яңалыклар