В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Йорт яны территорияләренең исемлеге һәм схемалары программа сайтында урнаштырылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июнь). Быел Казанда «Безнең ишегалды» президент программасы буенча 200-дән артык ишегалдын төзекләндерәчәкләр. Ишегалларның финал исемлеге булган карта программаның рәсми сайтында тәкъдим ителгән. Шулай ук быел проектлаштырылачак, ә алга таба төзекләндереләчәк ишегаллары исемлеге дә урнаштырылган.
Казанның быел ремонтланачак күпчелек ишегаллары инде җәмәгатьчелек фикер алышуы стадиясен узган. Әлеге территорияләрне төзекләндерү проектлары шулай ук программа сайтында элегрәк куелган иде. Фикер алышу тәмамланганнан соң, проектлар халык фикерен исәпкә алып эшләнеп бетте. Төзекләндерүнең финал схемалары ишегалларында төзелеш эшләре башланырга 3 көн кала стендлар рәвешендә урнаштырылачак.
Проектлары халык белән килештерелгән кайбер ишегалларында төзелеш эшләре башланды инде. Иҗтимагый фикер алышулар стадиясен узмаган төзекләндерү планнары dvor.tatar сайтында июньдә урнаштырылачак һәм фикер алышу өчен ачык булачак. Агымдагы елда төзекләндерү өчен башка районнарның ишегаллары исемлеге формалашуын дәвам итә.
Президент программасының 5 ел гамәлдә булуы дәверендә республикада 2014 елга кадәр төзелгән 6775 ишегалды төзекләндереләчәк, аларда элек Татарстанда ишегалды территорияләрен ремонтлау буенча башка программалар буенча эшләр башкарылмаган.
Программа 2024 елга кадәр гамәлгә ашырылачак. Ишегалларының нинди тәртиптә яңартылачагын районнар администрацияләре үзләре билгели - эшләр программаның бөтен срогы дәвамында тигез алып барылачак, дип хәбәр итә «Татмедиа» республика агентлыгы.
Татарстанлылар үз ишегалларында эш барышын контрольдә тота һәм +7(800)275-20-20 кайнар линия номеры буенча, программа сайтына яки рәсми социаль челтәрләргә мөрәҗәгать итә ала.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Татарстан ишегалларын төзекләндерү буенча масштаблы программаны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте. Программа ишегалларын комплекслы төзекләндерүне күздә тота, аңа түбәндәгеләр керә: юлларга асфальт салу, булганнарын асфальтлау һәм яңа тротуарлар салу, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыру, тышкы яктырту элементларын ремонтлау, балалар уен комплексларын булдыру, каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар урнаштыру.