Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.02.2024, 15:21

Казанда 36 нчы маршрут буенча 200 кешегә кадәр сыйдырышлы гармошка-автобус йөри башлады

Зур класска караган МАЗ 216 Осиново бистәсе һәм Салават Күпере микрорайоны халкына хезмәт күрсәтәчәк

Казанда «Вещевой рынок – Осиново» юнәлешендәге 36 нчы маршрут буенча яңа автобус-гармошка йөри башлады. МАЗ 216 маркалы машинаның максималь сыйдырышлылыгы 200 кешегә кадәр тәшкил итә, бу гадәти модельләр салоныннан 1,5 тапкыр артык. Яңа автобусны юлларга чыгару Осиново бистәсе һәм Салават Күпере микрорайонында яшәүчеләргә транспорт хезмәте күрсәтү сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Әгәр сынау уңышлы үткәрелсә, шәһәр тагын берничә шундый автобус сатып алачак.

Фото: Марат Мөгыйнов

Бүген Казан мэры Илсур Метшинга яңа автобус тәкъдим иттеләр. Аның уртача пассажирлар сыйдырышлылыгы 161 кеше тәшкил итә, шул ук вакытта ул максималь рәвештә 200 пассажирны ташый ала, ә гадәти автобуслар 90 кешегә кадәр генә. Яңа модельдә утыру урыннары 42 пассажир өчен исәпләнгән, шул исәптән инвалидлар өчен 4 урын бүлеп бирелгән.

Кар күп яуган вакытта зур класска караган МАЗ 216 автобусының үтеп керүчәнлеклеге уртача зурлыктагы машиналарга караганда күпкә яхшырак.

«Автобусны сынап карарга кирәк. Җитештерүче безгә яхшы билгеле, Казан юлларына 380 МАЗ автобусы чыга. Уңайлы модельләр эксплуатациядә үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр, пассажирларга да ошый. Халык телендә «гармошка» диләр аны, безгә ул Салават Күпере һәм Дәрвишләр бистәсе пассажирларына хезмәт күрсәтү өчен кирәк», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.

Автобус сатып алган «ПАТП №2» МУП директоры Альберт Мөхәммәтшин сөйләвенчә, әлеге марканың түбән идәнле транспорты Санкт-Петербургта һәм Минскида популяр. Салон ике кондиционер, пассажирлар санын исәпләү өчен датчик белән җиһазландырылган. Автобусны эксплуатацияләү барышында пассажирлар саны анализланачак, аның нигезендә киләчәктә башка маршрутларда куллану өчен өстәмә транспорт берәмлекләре сатып алу мәсьәләсе хәл ителәчәк.

Диләрә Гафурова

Фоторепортаж
Казанда 36 нчы маршрут буенча гармошка-автобус йөри башлады
Видеорепортаж
02.02.2024 15:05
Казанда 36 нчы маршрут буенча яңа автобус йөри башлады
Барлык яңалыклар