Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.06.2021, 12:53

Уку елы нәтиҗәләре буенча Казан укучылары бөтенроссия олимпиадаларында 115 призлы урын яуладылар

Иң яхшы нәтиҗәләрне балалар хокук, экология һәм математикадан күрсәтте.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче июнь, Алинә Бережная). Бу уку елында Казан укучылары бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында 115 призлы урын яулады – бу 2019 елга караганда 30-га күбрәк. Иң яхшы нәтиҗәләрне балалар хокук, экология һәм математика кебек фәннәр буенча күрсәттеләр. Казан Мэры Илсур Метшин ата-аналарга һәм педагогларга тәрбия һәм мәгариф эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Төрле өлкәләрдә – республика, Россия, халыкара олимпиадаларда, иҗатта, спортта үз сәләтләрен күрсәткән талантлы, акыллы балалар саны сөендерә. Моның өчен әти-әниләргә, педагоглар коллективына рәхмәт», – диде Илсур Метшин бүген эшлекле дүшәмбедә. Моннан тыш, Казанда мәктәпләрне актив төзиләр һәм ремонтлыйлар, дип ассызыклады шәһәр башлыгы. «Безнең балаларның җиңүләренә мәгариф системасының алга киткән инфраструктурасы да ярдәм итә – без моның өстендә күп эшлибез, акча кертәбез һәм моны алга таба да эшләячәкбез», – дип билгеләде ул.

Казан Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов хәбәр иткәнчә, быел бөтенроссия һәм республика олимпиадасының муниципаль этабы онлайн узды – биремнәрне балалар үз мәктәпләрендә башкарды, күзәтү ZOOM платформасы аша алып барылды. Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында барлыгы 1305 Казан укучысы катнашты, шуларның 648-е җиңүче һәм призер булды. 2020 елда андыйлар 538 иде. Казанда 776 укучы республика олимпиадаларында җиңүче һәм призер булды. Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында яшь казанлылар 115 призлы урын яулады.

Ел дәвамында олимпиадалардан тыш, укучылар барлык төп мәктәп чараларында, ярышларда, акцияләрдә катнашты. Ирек Ризванов сүзләренә караганда, Бөек Ватан сугышында Җиңү еллыгына багышланган акцияләргә зур игътибар бирелгән. Мәсәлән, балалар иҗат коллективлары сугыш ветераннары өчен бәйрәм-концерт оештырды, ә 20 мәктәп командасы 9-нчы май көнне Җиңү паркында узган «Өлкән сыйныф укучылары парады»нда катнашты. 85 ветеран шулай ук «Бөек Җиңү варислары» традицион концертына чакырылган иде. «Большая перемена» мәктәп иҗат коллективлары фестивале дә уку елының якты вакыйгасы булды.

Укучылар спорт ярышларында да актив катнашты. Идел буе районының 16-нчы номерлы гимназиясе укучылары узган сезонда Татарстанның мәктәп волейбол лигасында җиңүче булдылар. Шулай ук спорт казанышлары копилкасында – «КЭС-Баскет» чемпионатының баскетбол буенча республика этабында егетләр һәм кызлар командасының җиңүе. Үсмерләр командасы Идел буе федераль округында өченче урынны яулады.

Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында һәм Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан Казан һәм Ижау мәктәпләре укучылары өчен II Төбәкара конкурс үткәрелде. Укучылар «Халык геройлары – ил геройлары» эссе һәм тикшеренү проектын әзерләүдә ярыштылар. Җиңүчеләргә Татарстан һәм Удмуртия башкаласына туристик юлламалар тапшырылды. «Ижау яшьләрен июньнең икенче яртысында кунакка көтәбез. Мондый уртак проектлар безгә Россия шәһәрләре белән дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итәр дип ышанабыз», – диде Ирек Ризванов.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 07.06.20021
Видеорепортаж
07.06.2021 12:52
Казанда 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен имтихан марафоны 2 июльгә кадәр дәвам итәчәк
Барлык яңалыклар