В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда 435 товар кабул итү пункты һәм 2 меңгә якын товар бирү пункты эшли.
Фото: Денис Гордийко
Бүгенге көндә Казанда 6,5 меңгә якын кулланучылар базары объекты эшли. Аларга 140 мең кеше җәлеп ителгән, ягъни барлык хезмәткәрләрнең 12% тан артыгы.
Электрон сәүдә базары үсешендә уңай динамика саклана. Бүгенге көндә Казанның 11 мең 277 эшкуары эре маркетплейсларда уңышлы эшли. Казанда булдырылган шартлар – 435 товар кабул итү пункты, 2 меңгә якын бирү пункты, логистика компанияләре электрон сәүдә базары үсешенә ярдәм итә. 2020 елдан 2021 елга кадәр маркетплейсларда Татарстан сатучылары саны 321 дән 23 меңгә кадәр арткан. Агымдагы елның беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча сатучыларның саны тагын 37% ка артты һәм 31,5 меңнән артып китте. «Бу күрсәткеч буенча Татарстан Идел буе федераль округында алда бара», – дип билгеләп үтте И.Шакиров.
«Яңа сату каналы ярдәмендә теләсә кайсы Казан җитештерүчесе үз товарларын интернет аша уңышлы сата ала. Шул ук вакытта товарны сату Казан белән генә чикләнми, эшкуарлар бөтен ил буенча продукция җибәрә ала. Бу безнең җитештерүчеләр өчен бөтенләй башка мөмкинлекләр», – диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Бер үк вакытта төзелеш материаллары базарында күрсәткечләрнең кимүе саклана. И.Шакиров аңлатып узганча, хәзер ассортиментны Россия тәэмин итүчеләре файдасына яңадан бүлү бара. Моннан тыш, көнкүреш техникасы һәм электроника базарында да хәл катлаулана. «Бу сегментта товар әйләнеше 48% ка кимеде», – дип билгеләде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
Казанның сәүдә үзәкләрендә дә хәл катлаулы булып кала. И.Шакиров сүзләренә караганда, халыкара брендлар вәкилләренең вакытлыча туктатылган эшчәнлеге аркасында килүчеләрнең трафиклары 14% ка кимегән. Килеп туган проблемаларны хәл итү өчен Казан Мэры Илсур Метшин катнашында сәүдә үзәкләре һәм азык-төлек челтәрләре җитәкчеләре белән очрашулар үткәрелде. Очрашуларның нәтиҗәсе булып җир салымы ставкасының «туңдырылуы», мәгариф һәм медицина учреждениеләренең сәүдә үзәкләрендә хәмер сатучы сәүдә объектлары белән янәшә урнаша алу мөмкинлеге булды. Моннан тыш, ихтыяҗның җанлануына ковид чикләүләрен гамәлдән чыгару да йогынты ясады.
И.Шакиров шулай ук эквайринг ставкасын август ахырына кадәр киметү буенча чаралардан уңай нәтиҗә алуын билгеләп үтте. «Бу вакытлы, әмма уңай адым», – диде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
«Тулаем базар яңадан торгызыла, ә азык-төлекнеке булмаган секторда безнең күз алдыбызда яңа логистик чылбырлар барлыкка килә. Буш урыннар тула», – дип ассызыклады Рөстәм Гафаров.