Җыю пунктларында мобилизацияләнгәннәр өчен уңайлы санитар һәм көнкүреш шартлары булдырылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче октябрь, Диана Жиленкова). 21 нче сентябрьдә игълан ителгән РФ Кораллы Көчләре сафларына өлешчә мобилизация буенча Казаннан 800 дән артык солдат һәм офицер чакырылган, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Булат Алеев.
Мобилизацияләнүчеләрнең җыелу пунктлары «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә, танк полигонында һәм танк училищесында җәелдерелде. Анда мобилизацияләнүчеләр кирәкле продукция сатып алырга мөмкин булган күчмә сәүдә пунктлары, медпунктлар, мобиль китапханә һәм башка берничә сервис оештырылган. «Бу вакытлыча урнашу пунктлары гына булуга карамастан, аларда мобилизацияләнгән гражданнарның ял итүе һәм торуы өчен барлык санитар һәм көнкүреш шартлары да тудырылган», – диде шәһәр Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе.
Өлешчә мобилизация Россия Президенты Указы, РФ Оборона министрлыгы аңлатмалары нигезендә, Эчке эшләр министрлыгы һәм прокуратура органнары контроле астында үткәрелә. Мобилизация буенча чакырылыш законлылыгын җентекләп тикшерү, шул исәптән муниципалитет тырышлыгы белән дә, мөмкин булган хаталарны бетерергә ярдәм итә, дип билгеләп үтте Б.Алеев. Беренче чиратта моңа кадәр хәрби хезмәт үткән һәм кирәкле хәрби-учет белгечлеге булган гражданнар чакырыла. Мобилизацияләнгәннәрнең хокуклары үтәлүне тиешле ведомстволар игътибар белән күзәтә. Мәсәлән, мондый гражданнарның эш урыннары сакланырга тиеш.
Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре дә игътибарсыз калмаячак. Шулай итеп, чакырылган гражданнарның туганнары белән Башкарма комитет хезмәткәрләре һәм волонтерлар эшли. Хәрби хезмәткә чакырылганнарның туганнары консультация яки ярдәм сорап «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасының +7(843)558-74-18 кайнар линия телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге белгечләре белән аралаша ала. Психологлар ярдәмне шәхсән очрашып та, дистанцион рәвештә дә күрсәтәләр.
«Хезмәткә китүчеләрнең гаиләләре өчен күңелләре тыныч булырга тиеш. Игътибар, кайгырту һәм теләктәшлек белдерү – бүген һәр гаиләгә кирәк булган әйберләр. Без беләбез һәм моңа күп тапкырлар инандык: Казан – игелекле һәм хәлгә керүчән кешеләр шәһәре. Бергәләп без ныклы тыл булдырабыз, тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту буенча мөһим дәүләт бурычларын тиз арада хәл итәргә ярдәм итәбез», – дип йомгаклады Б.Алеев.
Искәртеп узабыз, моңа кадәр җыю пунктларында Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты мобилизацияләнүчеләрне өч тапкыр кайнар аш белән тәэмин итте, Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе алар өчен сәнгать осталары чыгышын оештырды, ә шәһәр китапханәләре үз фондларыннан җыелма пунктларга китаплар тапшырдылар.