В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкы Софья Дьяков өчен 18 нче декабрьгә кадәр тавыш бирә ала
Фото: Физик культура һәм спорт комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче декабрь). Казаннан йөзүче Софья Дьякова «Афродита водной глади – 2023» исеменә дәгъва итә. Шәһәр халкы 18 нче декабрьнең 21:00 сәгатенә кадәр спортчы тамашачылар мәхәббәте призын алсын өчен тавыш бирә ала.
«Афродита водной глади – 2023» титулы өчен тавыш бирү ел саен Бөтенроссия йөзү федерациясе премиясе кысаларында уза. Номинантларны спорттагы югары казанышларын, күрсәтелгән рекордларын, елның төп стартларында World Aquatics җыйган очколарын һәм популярлыгын исәпкә алып сайлыйлар. Шулай итеп, Софья Дьякова – Россия һәм Татарстан чемпионы һәм рекордсмены, халыкара ярышлар чемпионы һәм призеры, дип хәбәр итә шәһәрнең Физик культура һәм спорт комитеты.
Конкурс нәтиҗәләре 18 нче декабрьдә Санкт-Петербургта билгеле булачак. «Афродита водной глади – 2023» титулыннан тыш, оештыручылар «Аполлон водных дорожек – 2023» титулына ия булучыны атаячак.