Хайваннар арасында питомник ютәлен йоктыру очраклары ешайган
Фото: Денис Гордийко
22 нче апрельдән 15 нче майга кадәр Салават Күпере торак районы паркында һәм Горки-Әмәт урманында мәйданчыклар эшләмәячәк.
«Питомник ютәле – эттән эткә йога торган сулыш органнары авыруы. Ул кешеләр өчен куркыныч түгел, ләкин йорт хайваннарына зыян китерергә мөмкин», – диелә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе хәбәрендә.
Хәвеф төркеменә көчекләр, олы яшьтәге этләр һәм хәлсезләнгән хайваннар керә. Әгәр дә этегез йөткерә, төчкерә яки үзен начар хис итә икән, ашыгыч рәвештә ветеринария табибына мөрәҗәгать итегез һәм башка этләр белән элемтәне чикләгез.
Карантин вакытында этләр өчен уртак савытлар кулланудан тыелыгыз һәм кечкенә компанияләр белән генә йөрегез.