Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.07.2019, 11:05

Уикенд планнары: төнге велофест, бокс буенча күнегүләр, курсинг һәм биюләр

KZN.RU порталы ялларга чаралар афишасын әзерләде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июль). Казанда чираттагы эш атнасы ахырына якынлаша. KZN.RU порталы ялларга чаралар афишасын әзерләде. Шимбә иртәсен табигать турында кайгыртудан башларга – Лесной күлендә экологик акциягә кушылырга тәкъдим ителә. Соңрак Кремль яр буенда холи буяулар фестиваленә күчәргә, ә кич белән велосипед алырга һәм ел саен меңләгән казанлыны җыя торган мавыктыргыч Төнге велофестка барырга мөмкин. Якшәмбе көнне яшь шәһәрлеләргә балалар барахолкасына бару кызык булачак, ә өлкәннәр Кремль яр буендагы бию атмосферасына чума алачак.

Лесной күлендәге экологик акция

20-нче июль, 10.00 сәгатьтә

Казанның Авиатөзелеш районындагы Лесной күлендә экологик акция узачак. Активистлар сулыкның төбен һәм яр буе өлешен чистартачак.

Теләгән һәркем күлне чистарту эшенә кушыла ала. Оештыручылар катнашучыларны җыештыру өчен кирәк булган барлык инвентарь белән тәэмин итәчәк. Катнашучылар Лесной күленең пляж территориясендә җыелачаклар.

«Кызлар өчен велосипедта йөрү чарасы»

20-нче июль, 11.00 сәгатьтә

Шәһәрнең иң иҗади һәм спорт велоледилары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры янындагы мәйданда җыелачак.

Чараның темасы – диңгез, кояш, пляж. Күлмәк, купшы костюмнардан киенгән һәм чәчәк тоткан катнашучылар Казанның үзәк урамнары буйлап үтәчәк. Кызлар Бауман урамында, аннары Кремль яр буенда, «Казан» гаилә үзәгенә барачак һәм Г.Камал театрына кайтачак.

Җиңүчеләрне биш номинациядә узышның финиш ноктасында билгеләячәкләр: «Иң яхшы диңгез образы», «Иң көтелмәгән образ», «Велосипедта йөрүче иң матур диңгез кызы», «Иң борынгы велосипед». Чарада ир-атлар да катнаша ала, алар өчен махсус «Иң тәвәккәл велосипедчы» номинациясе оештырылачак.

Candy Land

20-нче июль, 11.00 сәгатьтән

Казанның «Кырлай» паркында 11.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр бу җәйнең иң татлы бәйрәме - Candy Land узачак. Кунакларны махсус костюмнарда күңелле аниматорлар, төрле мастер-класслар, туңдырма белән экспериментлар һәм баллы бар көтә.

Биредә шулай ук концерт программасы да оештырылачак, анда тамашачылар «Чарли һәм шоколад фабрикасы» спектаклен, театральләштерелгән тамаша, интерактив номерлар һәм бармен-шоу карый алачак. Бәйрәм төрле төстәге флешмоб белән тәмамланачак, анда теләгән һәркем катнаша ала. Candy Land чарасына керү ирекле.

Бокс буенча иң масштаблы ачык тренировкаларга ярдәм итү акциясе

20-нче июль, 14.00 сәгатьтә

Казанда бокс буенча иң масштаблы ачык күнегүләргә ярдәм итү акциясе узачак, ул оештыручылар планы буенча Гиннесс рекордлар китабына керәчәк. Бу көнне Меңьеллык мәйданында Татарстан спортчылары һәм активистлары теләгән һәркем өчен бокс буенча күнегүләр, шулай ук спорт конкурслары һәм концерт уздырачаклар.

Дөнья тарихындагы иң масштаблы тренировканы Мәскәүдә Кызыл мәйданда Россия Бокс федерациясе оештыра. Бу тренировка иң массалы һәм масштаблы буларак Гиннесс рекордлары китабына керер дип көтелә – проектта Россиянең 85 төбәге һәм дөньяның 175 иле катнашырга планлаштыра. Бәйрәмнең тамашачылар аудиториясе бөтен дөнья буенча 150 миллион кеше тәшкил итәчәк.

Казанда акциягә бокс белән шөгыльләнүче 2 меңнән артык спортчы, шулай ук Казаннан гына түгел, Татарстан Республикасының башка шәһәрләре һәм районнары арасында да спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен яратучылар кушылачак. Ачык тренировкада катнашкан кешеләр саны буенча Казан Мәскәүдән генә калыша.

Холи буяулар фестивале

20-нче июль, 17.00 сәгатьтә

Кремль яр буенда тагын холи буяулар фестивале узачак. Шәһәрлеләрне бәйрәмгә 17.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр Ленин дамбасы күпере астында кушылырга чакыралар. Чарага керү ирекле, буяуларны урында сатып алырга мөмкин булачак.

Төнге велофест

20-нче июль, 22.45 сәгатьтән

20-нче июльдән 21-нче июльгә каршы төндә Казанда ел саен уздырыла торган төнге велофест узачак. Катнашучылар гадәти булмаган конкурста катнаша һәм шәһәр турында кызыклы фактлар белә алачак. Велофестка теләгән һәркем кушыла ала – анда катнашу өчен теркәлү 20-нче июльнең 22.00 сәгатенә кадәр дәвам итәчәк.

Фестивальдә катнашучылар 21.00 сәгатьтә «Казан Арена» стадионы янында «С» секторында җыела башлый. Быел WorldSkills Kazan 2019 эшче һөнәрләр чемпионаты алдыннан велофест маршруты эшче һөнәрләр белән бәйле булган Совет районы объектлары аша узачак. Хәрәкәт барышында 5 тукталыш ясау планлаштырыла: компрессор заводы, «Ракета» стадионы янында, Казан оптика-механика заводы янындагы базар мәйданында, ветеринария академиясе һәм кооператив институты янында.

Традицион рәвештә экскурсия «БИМ-радио» дулкыннарында трансляцияләнәчәк. Һәр тукталышта велофестта катнашучылар танылган спикерлар тарафыннан яздырылган хикәяләр тыңлый алачаклар.

Төнге велофест программасында фудкорт һәм эссе DJ Set планлаштырылган. «Велофестның иң шәп катнашучысы» конкурсы бу елның фишкасы булачак.

Исегезгә төшерәбез, чара вакытында Татарстан башкаласында транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнәчәк.

Курсинг буенча ярышлар

21-нче июль, 7.00 сәгатьтән

Казансуның Сибгат Хәким урамы буендагы ком ярында, «Ривьера» комплексы янәшәсендә, төрле токым этләре өчен курсинг буенча ярышлар узачак.

Казансу кубогына ярышларда катнашучыларны теркәү һәм дәүләт ветеринария контроле 6.30 сәгатьтә башлана. Барлык этләрнең дә прививкалар булган ветпаспортларын тикшерәчәкләр. Көчекләрнең һәм ветеран-этләрнең йөгерешләре 7.00 сәгатьтә башлана, җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү 8.30 сәгатькә планлаштырылган.

8.00 сәгатьтә юниор-этләрне һәм башка яшь категориясендәгеләрне теркәү башланачак. Узышлар 9.15 сәгатьтә башлана: кыска трассада «мини» категориясендәге этләр һәм юниорлар, ә озын трассада «медиум» һәм «макси» категорияләре этләре үзләренең сәләтләрен күрсәтәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү 15.00 сәгатькә планлаштырыла.

Балалар барахолкасы

21-нче июль, 11.00 сәгатьтә

Лядской бакчасында балалар барахолкасы узачак. Казанлылар балаларга йортны ничек кирәкмәс әйберләрдән «бушатырга» һәм иске уенчыкларга, кулланылмаган әйберләргә яңа тормыш бүләк итәргә мөмкин булуы турында сөйләячәкләр. Барахолкага өстәл уеннары, кием-салым, иҗат өчен төрле җыелмалар һәм башка балалар әйберләрен китерергә мөмкин. Иң мөһиме, алар чиста һәм яхшы хәлдә булырга тиеш.

Барахолкага керү һәм катнашу бушлай. Нәрсә дә булса сатарга яки алмашырга планлаштыручыларга сылтама буенча теркәлергә кирәк.

Балалар өчен кино

21-нче июль, 21.00 сәгатьтә

Җиңү Проспекты, 141 адресы буенча урнашкан Казан сәүдә үзәкләренең берсендә, җәйге мәйданчыкта, балалар һәм аларның ата-аналары «Бишек дөньясы» мультфильмын һәм «Зәңгәр бөркет һәм алсу кит» яшүсмерләр фильмын карый алачак. Урам кинотеатрына керү ирекле.

Кремль яр буендагы уикенд

20-нче июль, 8.00 сәгатьтән һәм 21-нче июль, 12.00 сәгатьтән

Кремль яр буенда шимбә көне иртәнге 8.00 сәгатьтә пирстагы йога күнегүләреннән башланачак. Дәрескә сылтама буенча язылырга мөмкин. Аннары 11.00 сәгатьтә воркаут-мәйданда кроссфит буенча күнегүләр узачак.

Кичкә таба, 17.00 сәгатьтә, яшь шәһәрлеләрне һәм туристларны балалар аллеясында «Папа Карло әкиятләре» әдәби кичәсендә көтәләр. Ә кичә гадәттәгечә биюләргә багышланачак. 18.00 сәгатьтә воркаут-зона янындагы мәйданчыкта – West Coast Swing хәрәкәтләрен, ә сәнгать аллеясында хип-хоп хәрәкәтләрен өйрәнәчәкләр. 20.00 сәгатьтә казанлылар воркаут-зона янындагы мәйданчыкта биюләрен дәвам итәчәк, бу юлы - сальса һәм бачата буенча.

Якшәмбе көнне 12.00 сәгатьтә сәнгать аллеясында шәһәрлеләрне ачык һавада «Рәсем яса, Казан!» рәсем сәнгате дәресләренә кушылырга чакыралар. 18.00 сәгатьтә пирста караоке-кичә, воркаут-мәйданчык янында хастл биюләр башланачак. 19.00 сәгатьтән сәнгать аллеясында линди-хоп бииячәкләр, ә 20.00 сәгатьтән воркаут-мәйданчык янында шәһәрлеләр танго серләрен үзләштерә башлаячак.

Барлык яңалыклар