В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Халыкка башка пенсия фондына кооперативның җир кишәрлегенә хокуклары турында белешмә бирергә кирәкми.
Фото: Денис Гордийко
Хәзер ана капиталын кооператив фатир сатып алырга теләгән гражданнарга пенсия фондына йорт төзелә яки төзеләчәк җир кишәрлегенә кооператив хокукы турында белешмә бирергә кирәкми. Үзгәрешләр торак төзелеше буенча төбәк коммерцияле булмаган оешма кооператив әгъзасы тарафыннан кертем түләү гаранты булып чыгыш ясау очракларына кагыла. Татарстан Республикасында – ул Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды.
Элеккеге кагыйдәләр буенча ана капиталын мондый торак сатып алуга салу кыен иде, чөнки төбәк программалары кысаларында җир кишәрлекләре социаль төзелеш өчен төбәктән төзүче булып эшләүче коммерцияле булмаган торак оешмаларына бушлай файдалануга тапшырылды.
«Кооперативлар гражданнарның акчаларын җыйган һәм җиргә хокукы булмаганлыктан, Россия пенсия фонды ана капиталы акчаларын күрсәтелгән кооперативларның, хәтта социаль ипотека программасы буенча да бирелгән счетларына күчерергә хокуклы түгел. Хәзер хөкүмәт тарафыннан әлеге кыенлыклар җайга салынган, бу ана капиталын алучыларның хокукларын якларга һәм алар өчен кооперативлар аша торак сатып алуны гадиләштерергә мөмкинлек бирәчәк», - дип аңлатты Россия пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.