В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гаиләгә кабул ителгән һәр балага 20 мең 472,77 сум акча түләнә.
Фото: Казан шәһәре kZN.RU
Уллыкка алынган һәр балага 20 мең 472,77 сум (индексациягә кадәр – 18 мең 886,32 сум) түләү каралган. Әгәр балага 8 яшь тулса яки ул инвалид булса, йә берьюлы берничә бала – кыз һәм ир туганнары кабул ителә икән, уллыкка алучы бер тапкыр 156 мең 428,66 сум алачак (элек – 144 мең 306 сум).
Гариза һәм пособие хокукын раслаучы документлар белән яшәү урыны буенча Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Моны уллыкка алу, опека һәм попечительлек органы тарафыннан опека һәм попечительлек билгеләү турында карар чыгарылган, баланы гаиләгә алу турында килешү төзелгән көннән соң 6 ай эчендә эшләргә кирәк. Гаризаны почта аша да җибәрергә мөмкин. Бу очракта теркәлгән документларның күчермәләре нотариаль рәвештә раслана.
Пособие билгеләү турындагы карар гариза һәм пенсия фондына кирәкле белешмәләр килгән көннән соң 10 эш көне эчендә чыгарыла. Түләүләрне билгеләү турындагы карар кабул ителгәннән соң, акча 5 эш көне эчендә күчерелә.
Исегезгә төшерәбез, күптән түгел пенсияләр ике этапта индексацияләнде. Февральдән социаль ярдәм чаралары белән каралган барлык түләүләр дә индексацияләнде.