Яңа ярдәм чарасы 1 нче апрельдән гамәлдә, аны алу өчен гаризалар 1 нче майдан кабул ителә башлаячак.
Фото: Денис Гордийко
«Якынча мәгълүматларга караганда, 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар өчен яңа түләүне Татарстанның 79 мең 380 гаиләсе ала алачак. Яңа ярдәм чарасын билгеләү турындагы карар ихтыяҗны комплекслы бәяләү нәтиҗәләре буенча кабул ителәчәк», - дип билгеләде Э.Вафин.
Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе аңлатканча, түләү суммасы гаиләнең бер әгъзасына кеше башына туры килгән уртача керемнән чыгып исәпләнә. Ул 5216 сум 50 тиен, 7824 сум 75 тиен яки 10 мең 433 сум тәшкил итәргә мөмкин – бу республикада бала өчен яшәү минимумы күләменең 50%, 75% яки 100%.
Түләү билгеләү турында карар кабул иткәндә, ата-аналарның милке һәм хезмәт хакы исәпкә алыначак, дип билгеләде Э.Вафин. Әйтик, гаиләнең берничә фатиры бар һәм гаиләдәге һәр әгъзага 24 кв. метрдан артык торак мәйданы туры килә яки, берничә торак йорт булып, гаиләнең бер әгъзасына 40 кв. метрдан артык мәйдан туры килә икән, түләүләрне бирмәскә мөмкиннәр.
Түләү алу өчен гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы, КФҮ яки Россия Пенсия фондының клиент үзәкләре аша бирергә мөмкин. Пособиене билгеләү турындагы карар гаризаны теркәгәннән соң 10 эш көне эчендә чыгарыла. Шуннан соң 5 эш көненнән дә соңга калмыйча беренче түләү башкарыла.
Э.Вафин, әгәр гариза бирүче кирәкле документларның барысын да тапшырмаса, гариза буенча карар кабул итү срогы 20 эш көненә кадәр озайтыла, дип җиткерде. «Бу очракта без гариза бирүче белән элемтәгә керәбез һәм тиешле мәгълүматларны Пенсия фондының клиент үзәкләренә җиткерүне сорыйбыз», – дип аңлатты ул.
Түләүләрне «МИР» картасы буенча банк счетларына күчерергә яки «Россия почтасы» белән өйгә китертеп була, дип хәбәр итте Россия Пенсия фондының төбәк бүлеге идарәчесе.
Түләү 12 айга билгеләнә, әмма яшүсмер 17 яшькә җиткән очракта туктатыла.
Бүлек идарәчесе искәртеп узганча, 2021 елның июленнән ялгыз ата-аналар 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар өчен түләү ала. «Бу вакыт эчендә гаиләләргә 1 млрд 384 млн сум җибәрелде инде», - дип хәбәр итте ул.
Э.Вафин ассызыклаганча, бер үк гаилә ике төр түләүне дә ала алмый. «Гаиләләр үзләренә отышлырак булган ярдәмне генә алачаклар – йә ялгыз ата-аналар өчен ай саен бирелә торган пособие яки яңа түләүне генә», – дип аңлатты ул.
«Май бәйрәмнәрендә Казанда күп функцияле үзәкнең өч филиалы кизү тору режимында эшләячәк. Хезмәткәрләр бары тик бер генә хезмәт – яңа ярдәм чарасын алу өчен гаризалар кабул итү һәм теркәү хезмәтен генә күрсәтәчәкләр», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәге директоры Ленара Мозаффарова. Аның сүзләренә караганда, түләү алу өчен гаризалар 1 нче майдан гына кабул ителгәнгә күрә, апрель ае өчен яңадан исәпләү автомат рәвештә башкарылачак.