Бүген Горький паркында «Итиль» Идел буе халыкларының яңа этник мәдәнияте фестивале узачак. Кичәнең хедлайнеры җырчы һәм композитор Петр Налич булачак.
Фестивальнең концерт программасын 12:00 сәгатьтә хард-рок, гранж һәм башка музыка стильләрен берләштерүче «Ялар» чуваш төркеме ачачак. 12:40 та сәхнәгә Urtic проекты белән Казан музыканты Дима Крапивин чыгачак. Ул үзенчәлекле, күп төрле жанрлы, электрон композицияләр башкарачак.
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.