Бөек Ватан сугышы ветераны KZN.RU порталына Неман, Висла, Одер елгаларын кичүләре һәм көтеп алынган җиңүне ничек каршы алулары турында сөйләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы май, Алинә Бережная). ТАССРның 560 мең кешесе Бөек Ватан сугышы фронтларында җиңү өчен көрәшкән, аларның яртысыннан артыгы һәлак булган, ә әйләнеп кайтучылар шул еллардагы вакыйгаларны сыкрау аша искә төшерә. Бөек Җиңүнең 74 еллыгы алдыннан KZN.RU порталы Югары Днепр понтон-күпере батальоны понтонеры Петр Федорович Кильганов белән очрашты. Хәзер ветеранга 93 яшь, әмма ул Неман, Висла, Одер елгаларын кичүләрен һәм көтеп алынган җиңүне ничек каршы алуын бик яхшы хәтерли.
Фашистлар Германиясе Советлар Союзына һөҗүм иткән төндә 15 яшьлек Петя Кильганов Татариянең Кама Тамагы районында урнашкан туган авылы Рудникта атлар көткән. Ветеран искә алуынча, кайгы булачагы турында бернәрсә дә искәртмәгән. «Гадәти төн иде, мин атлар белән көтүлеккә киттем, кинәт ат караучылар чабып килде һәм сугыш башланды, колхоздан 6 ат кирәк, диделәр, башта ышанмадым, чөнки барысы да тыныч иде бит», - ди Петр Кильганов. Фронтка егетне алмаганнар, хәрби комиссариатта яше буенча туры килми, дигәннәр.
1943 елда повестка килә, ул чакта Петрга 17 яшь тулган була. Шул ук көнне аны Рязань өлкәсенә инженер гаскәрләренә уку узарга җибәрәләр. «Әнием миңа ипи киптерде, бер кисәк икмәк салды - бу якындагы атнага булачак бөтен ризыгым иде», - дип сөйли ветеран. Өч айдан соң безнең герой алдынгы сызыкта була инде. «Поезд алгы сызыктан уза алмый иде, немец янәшәдә булды, безгә корал бирделәр, понтоннар йөкләделәр һәм урман буйлап барырга куштылар. Шулай 20 километрга якын җәяү үттек. Бик яшь идек, безне нәрсә көткәнен аңламадык», - дип искә ала П.Кильганов. Рядовой Петр Федорович Белорусия фронтка эләгә.
Көн саен Петр Федорович хезмәт иткән Югары Днепр понтон-күпере батальоны кичүләр, күперләр төзи, алар буенча Кызыл Армия хәрәкәт итә, азык-төлек продуктлары, медикаментлар җибәрелә. «Понтонерлар һәрвакыт беренче бара - ут астында күперләр төзергә туры килде, ә без техниканы саклап, соңгы булып чыга идек», - дип искә ала П.Кильганов.
Көндез төзедек, ә төнлә кизү тордык. Ә кичү юлын күзәтүсез калдырырга ярамый - немецлар корылмага миналар урнаштырырга мөмкин иде.
Бигрәк тә Петр Федорович хәтерендә 1945 елның салкын марты уелып калган. Ул чакта рядовой Кильганов хезмәттәшләре белән бергә Висла елгасы аша 200 метрлы понтон күпере төзи. «Суык, яңгыр, куллар сызлый, әмма кичектерергә ярамый, Польшаны немецтан азат итәргә кирәк иде, 20 көн эчендә дошманны куып чыгару бурычы куелды һәм без моны булдырдык», - дип сөйли П.Кильганов.
Безнең герой өчен сугыш Одер немец елгасында дәвам иткән. Биредә, елга ярында, соңгы хәлиткеч һөҗүм ясау планлаштырылган. «Дошман артиллериясе уты астында без күпер салдык, аннары өстәмә рәвештә тагын өч авыр паром җыйдык», - дип искә ала П.Кильганов.
Шунда ук, елга ярында 1945 елның маенда ветеран өчен соңгы хәрби атыш яңгыраган. «Төнлә без зениткаларның атуларын ишеттек, курыктык, немец янә һөҗүм итә дип уйладык, иптәшем зенитчылардан белешергә дип китте, агарынып, сүз дә әйтә алмас булып кайтты, бердәнбер әйткән сүзе: «Җиңү» булды» , - дип искә ала П.Кильганов елмаеп.
Сугыштан соң ветеран армиядә хезмәт итүен дәвам итә, аннан соң 1950 елда Кама Тамагы районының Рудник авылына кайта, анда тимер юлга сакчы булып эшкә урнаша. Анда ул булачак тормыш иптәше Мария белән таныша, аның белән алар 68 ел гомер итәләр. 2015 елда Петр Кильганов тол кала. «Маша миннән 7 яшькә өлкәнрәк иде, аны соңгы көнгә кадәр яраттым. Ул миңа ике матур бала бүләк итте, алар ике тамчы су кебек аңа охшаган», - ди П.Кильганов. Ветеранга күңелсезләнергә ирек бирмиләр, ул «бай» бабай, үзенең бөтен мәхәббәтен һәм кайгыртуын чын күңеле белән сөеп ике оныгы һәм җиде оныкчыгына бүләк итә. «Балалар – безнең дәвамыбыз, кунакка оныкчыкларымның килүен яратам, йортта шау-шу, көлгән тавышлар ишетелә һәм тормыш баешымда мин бәхетле.», - дип сөйли ветеран.