Рус православие чиркәве бүләген Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл тапшырды.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июль). Бүген Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл Мәрьям Ана иконасы соборын изгеләндерү уңаеннан тантаналы чаралар кысаларында Рус православие чиркәвенең бүләкләрен тапшырды.
Соборны торгызуга керткән махсус өлеше өчен I дәрәҗә Сергий Радонежский ордены белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләкләнде. I дәрәҗә преподобный Андрей Иконописца орденына ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев лаек булды. 3 дәрәҗә изге Ефросиния ордены ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионовага тапшырылды. Казан Муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкинга Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл «Дан һәм намус» медален тапшырды.
Исегезгә төшерәбез, православие христианнары Рус православие чиркәвендә иң зурлардан саналган Казан Мәрьям Ана иконасы күренешен билгеләп үтә. Быел бәйрәм күптән көтелгән вакыйга – Казан Мәрьям ана иконасы соборын изгеләндерү белән истә калды.