Республика спортчылары шахмат буенча ярышларда виртуаль режимда катнашачак
Фото: Денис Гордийко
«Зимбабве республикасының беренче вице-президенты Константино Чивенга РФ Хөкүмәте чакыруы буенча «Киләчәк уеннары» халыкара турнирын ачуга хөрмәтле кунак буларак киләчәк. Зимбабве республикасы һәм Россияне СССР чорыннан ук яхшы мөнәсәбәтләр бәйли. Ике тугандаш ил сәүдә, тау казу тармагы, мәгариф һәм башка күп өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерүне дәвам итте», – дип билгеләп үтте дипломат, аның цитатасын The Herald газетасы китерә.
Турнирда Зимбабве спортчылары шахмат буенча ярышларда виртуаль режимда катнашачак.
Беренче «Киләчәк уеннары» Татарстан башкаласында 21 нче февральдән 3 нче мартка кадәр узачак, алар, заманча технологияләр, цифрлы мохит һәм физик активлык кулланып, яңа дисциплиналар буенча үткәреләчәк. Ярышларда 107 илдән 2 меңгә якын кеше катнашачак.