Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.07.2025, 11:31

Казанның Большая Красная урамында беренче «акыллы җәяүлеләр кичүен» урнаштырганнар

Комплекс юл-транспорт һәлакәте очраклары куркынычын 80% ка кадәр киметә һәм үткәрү сәләтен 20% ка кадәр арттыра

Казанның Большая Красная урамында беренче «акыллы җәяүлеләр кичүе» урнаштырылган. Комплекс юл-транспорт һәлакәтләре очракларын 80% ка кадәр киметергә, шулай ук җәяүлеләр өчен җайга салына торган кичүләр белән чагыштырганда үткәрү мөмкинлеген 20% ка кадәр арттырырга мөмкинлек бирә.

«Акыллы җәяүлеләр кичүе» видеодетекторлардан, өстәмә яктырту прожекторларыннан, «зебра»га проекцияләүдән, шулай ук мәгълүмат тактасыннан тора. Корылма җәяүленең якынлашып килүе турында машина йөртүчеләрне алдан ук кисәтеп куя, тизлекне куркынычсыз киметергә һәм туктарга вакыт бирә. Юлда комачаулыклар булганда мәгълүмат тактасында сигналлар күренә.

Казан «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Россиянең «акыллы җәяүлеләр кичүләре» урнаштырылган 60 шәһәренең берсе булды. Сынау вакыты нәтиҗәләре буенча корылмаларны шәһәрнең башка объектларында урнаштыру турында карар кабул ителәчәк.

Шулай ук комплексның эшен яхшырту өчен юл йөрү кагыйдәләрен бозучы автомобильләрнең номерларын танып һәм теркәп баручы функцияне өстәү планлаштырыла. Мәгълүмат автомат рәвештә ЮХИДИга карау һәм чаралар күрү өчен җибәреләчәк.

Бу яңа проект SmartC ширкәте тарафыннан ТР башкаласының транспорт комитеты, Казанның юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы һәм Шәһәрне үзгәртү үзәге белән берлектә гамәлгә ашырылды.
Барлык яңалыклар