В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Турнир югары уку йортларының һәм ссузларның 700 ләп укучысын берләштерәчәк
28 сентябрьдә Казанда «Студентларның чисталык кубогы» экология ярышларының беренче этабы узачак. Турнир Азино урманында «Чиста уеннар» форматында узачак.
Катнашучылар территорияне чистартып, җыелган чүп-чарны сортларга аерачак. Ярыш бөтен республикадан 700 гә якын югары уку йорты һәм махсус урта уку йортлары студентын җыячак. Өмә 13:00 сәгатьтә башлана. Турнир җиңүчеләрне бүләкләү һәм пикник белән тәмамланачак.
«Чиста уеннар» үткәрү урыны студентларның үзләре тарафыннан проектның социаль челтәрләрендә сораштыру ярдәмендә сайлап алынган. Тавыш бирүдә 1,3 меңнән артык кеше катнашты, күбесе Казанның Совет районында Азино урманын сайлады.
«Студентларның чисталык кубогы» проекты «Росмолодежь. Грантлар» ярдәме белән КМТТУ һәм «Чиста уеннар» экопроекты ярдәмендә тормышка ашырыла.
Исегезгә төшерәбез, «Студентларның чисталык кубогы» өч этапта узачак. Икенчесендә катнашучыларны «Башка эш» платформасында экологик онлайн-марафон көтә. Өченче этапта иң яхшы 15 командага квиз узарга туры киләчәк. Турнирның гомуми бүләкләү фонды – 250 мең сум.