В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
KZN.RU порталы ата-аналар өчен киң таралган сораулар һәм җаваплар белән белешмәлек әзерләде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче апрель, Алинә Бережная). Бүген Казанда балаларны мәктәпләргә кабул итү кампаниясе старт ала. Киләсе уку елында беренче тапкыр парта артына 20 меңнән артык бала утырыр дип көтелә – 2020 елга караганда бер меңгә күбрәк. KZN.RU порталы булачак укучыларның ата-аналары өчен иң киң таралган сорауларга җаваплар әзерләде.
Баланы ничә яшьтән мәктәпкә алалар?
Бала уку башланган чорга 6 яшь тә 6 айдан кече, 8 яшьтән дә өлкәнрәк булмаска тиеш.
Беренче сыйныфка кабул итү ничек узачак?
Беренче сыйныфка керер өчен гаризалар кабул итү ике этапта уза. Беренче этапта, 1-нче апрельдән 30-нчы июньгә кадәр, мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче, шулай ук өстенлекле хокукы булган балаларның ата-аналарыннан гаризалар кабул ителә. Мондый хокук полиция хезмәткәрләре, хәрби хезмәткәрләр балалары, шулай ук инде бу мәктәптә укучы балаларның бертуганнары өчен (уртак гаилә һәм яшәү урыны булу шарты белән) бар.
Икенче этап, 6-нчы июльдән 5-нче сентябрьгә кадәр, гомуми белем бирү учреждениесенә беркетелгән территориядә яшәмәүче балалар өчен үткәрелә.
Әти-әниләргә нинди документлар әзерләргә кирәк?
Гариза белән бергә ата-ана аның шәхесен раслаучы документны һәм бала туу турында таныклыкны тәкъдим итәргә тиеш. Кабул итүнең беренче этабында ата-аналар шулай ук баланың теге яки бу микрорайонда яшәве турында документлар китерә һәм аның уку йортына керүгә өстенлекле хокукын раслый.
Гаризаны дистанцион рәвештә бирергә мөмкинме?
Документларны мәктәптә шәхсән яисә ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшырырга, аларны почта аша яки гомуми белем бирү учреждениесенең электрон адресына җибәрергә мөмкин. Электрон рәвештә бирелгән гариза гадәти тәртиптә карала, әмма ата-аналар 5 эш көне эчендә мәктәпкә документларның төп нөсхәләрен алып килергә тиеш. Эпидемологик вәзгыятьне исәпкә алып, гомуми белем бирү учреждениеләрендә ата-аналарны кабул итү язылу буенча алып барыла.
Баланы мәктәпкә кабул итү турында боерык ничә көннән чыга?
Гаризалар кабул итүнең беренче этабы тәмамлангач, өч эш көне дәвамында баланы мәктәпкә кабул итү турында боерык чыгарылачак. Башка микрорайондагы балалар өчен боерык гариза кабул ителгәннән соң биш эш көне эчендә чыгарыла.
Баланы мәктәпкә кабул итүдән баш тарта алалармы?
Мәктәпкә кабул итүдән бары тик анда буш урыннар булмау сәбәпле генә баш тартырга мөмкин, бу очракта ата-аналар тиешле хәбәр ала. Баланы башка мәктәпкә билгеләү өчен, ата-аналарга яшәү урыны буенча район мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белгечләр өч көн дәвамында баланы буш урыннар булган якын-тирә мәктәпкә билгеләргә тиеш.