В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Өстенлектә – агач чаңгылар, боҗралы бамбук таяклары, совет костюмнары, әтәч-башлык
Совет стилистикасында беренче ретро-старт 8 февральдә Казанда «Россия чаңгы юлы» марафоны кысаларында узачак. Катнашучыларга мөмкин булганча ретро-костюмнарда килергә һәм үзләре белән шундый ук җиһазлар алырга тәкъдим итәләр.
Һәр чаңгычы ретро-образда дистанция узу турында истәлекле билге алачак. Спорт нәтиҗәләре генә түгел, тышкы кыяфәтләре дә бәяләнәчәк. Җиңүчеләр ретро-йөгерү медальләре белән бүләкләнәчәк. Агач чаңгы, боҗралы бамбук таяклар, совет костюмнары, әтәч-башлык белән булган спортчыларга өстенлек бирелә. Жюри фикеренчә, иң яхшы ретро-образны истәлекле бүләк – «Ак Барс» клубы уенчылары автографлары белән хоккей майкасы билгеләп үтәчәк, дип хәбәр иттеләр «Йөзьяшәрләр уеннары. Яшәү яме» телеграм-каналында.
Ретро-узыш «Локомотив» стадионында (Футбол ур., 1) узачак. Башлана 11:40 та
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 43 нче «Россия чаңгы юлы» марафоны программасы билгеле булды. Исегезгә төшерәбез: узышта катнашу өчен, дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирергә кирәк. Моның өчен шәхси кабинетта эзләү юлына «Россия чаңгы юлы» сүзтезмәсен кертергә һәм табибтан рөхсәт булуны раслап язылырга кирәк.