В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мэр адаптив физкультура һәм бокс белән шөгыльләнү бүлмәләрен, иҗади сыйныфны һәм булачак кафе зонасын карады
Фото: Марат Мөгыйнов
Казан мэры йөкләмәсе буенча сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен укыту-күнекмә фатирлары һәр районда ачылачак – бу хакта аның белән очрашу вакытында балаларның әниләре сораган. Илсур Метшин якын арада тагын бер үзәкне эшләтеп җибәрү турындагы планнары белән уртаклашты. «Без быел Яңа Савин районында да укыту-күнекмә фатиры ачарга сөйләштек. Шәһәрнең һәр районында үзенчәлекле балаларны тормышка адаптацияләү һәм социальләштерү өчен, ким дигәндә, бер фатир булырга тиеш», – дип белдерде шәһәр башлыгы.
«Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы җитәкчесе Татьяна Мерзлякова сүзләренә караганда, Ипподром урамындагы ял үзәге көненә 100 ләп бала кабул итә алачак. Алар белән 11 педагог-тәрбияче эшләячәк, дәресләргә әниләрне дә җәлеп итү планлаштырыла. Мәсәлән, учреждениедә беренче сменада менталь тайпылышлары булган һәм аутистик спектры бозылган сабыйлар өчен балалар бакчасы ачу каралган. 2-4 яшьлекләр һәм 4-6 яшьлекләр өчен ике төркем булдырылачак, аларда сигезәр сабый шөгыльләнәчәк, һәркайсына тьютор беркетеләчәк. Икенче сменада үзәк менталь тайпылышлары булган һәм аутистик спектры бозылган мәктәп укучыларын кабул итәчәк.
«Теләсә кайсы укыту үзәге өчен иң авыры – персонал табу. Биредәге педагоглар, балаларны яратудан тыш, махсус күнекмәләргә дә ия булырга тиеш. Үзенчәлекле балалар белән эшләүнең яңа формаларын табуыгыз бик яхшы. Без моны һичшиксез үстерәчәкбез һәм ярдәм итәчәкбез. Афәрин, «Игелекле Казан», алга!» – дип мөрәҗәгать итте учреждение җитәкчелегенә Илсур Метшин.
Инклюзив үзәктә балалар өчен спорт һәм тренажер заллары, иҗади остаханә (кулинария, типография эше, гамәли иҗат белән шөгыльләнү өчен), шулай ук сенсор-мотор интеграциясе кабинеты җиһазландырылачак. Әниләр инициативасы белән бер бүлмәдә кафе урнашачак, анда менталь үзенчәлекләре булган кыз эшләячәк.
Яңа ял үзәге 1961 елда төзелгән торак йортта ачылачак. Элек беренче катта санитария-эпидемиология хезмәте һәм полиция бүлеге урнашкан булган, аннан соң бина озак кына вакыт буш торган. Комплекслы бәяләү эшләрен үткәргәч, стеналарның һәм идәннәрнең 80% ка тузган булуы ачыкланган, шуңа күрә бинаны капиталь ремонтлау турында карар кабул ителгән. Подрядчы оешма – «Стройэлит» ҖЧҖ генераль директоры Илнар Яруллин хәбәр иткәнчә, эшчеләр, зоналарны аерып алу максаты белән, яңа стеналар күтәргәннәр һәм монолит идән җәйгәннәр, агач тәрәзәләрне пластикка алмаштырганнар. Электр һәм аз токлы челтәрләр, кондиционер системалары монтажланган. Ишекләр куелган, яктырткычлар, розеткалар һәм санитар-техник җиһазлар урнаштырылган. Видеокамераларны, керү контроле һәм аның белән идарә итү системасын, янгын һәм сак сигнализациясен тоташтыру, бүлмәләрне бизәү дәвам итә. Капиталь ремонт барышында объекттан 345 кубометр төзелеш чүп-чары чыгарылган.
Үзәк халыкның хәрәкәте чикле төркемнәре өчен уңайлы мохит булдыруны күз алдында тотып планлаштырылган. Урам ягыннан керү урыны персоналны чакыру төймәсе һәм пандус белән җиһазландырылган, бина эчендәге идәннәр бер биеклектә салынган – баскычлар да, бусагалар да юк. Санузелларда култыксалар урнаштырылачак.
Сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларның тактиль сизгерлеген исәпкә алып, үзәк өчен өч төр өслек сайланган: линолеум, ковролин һәм плитка. Бинаның интерьеры тыныч төсләр гаммасында башкарылган, һәр җирдә йомшак яктылык бирүче лампалар урнаштырылган. Биредә барлык җиһазлар күчерелмәле, аларны җыю һәм бер урыннан икенчесенә күчереп йөртү җиңел. Укыту-күнекмә фатирында, уку бүлмәләреннән тыш, кухня, душ белән санузел, эш зонасы булган йокы бүлмәсе бар. Балаларны ризык әзерләргә, көнкүреш техникасыннан файдаланырга, җыештырырга, тегәргә һәм башка күнекмәләргә өйрәтәчәкләр.
Объектта ремонт эшләре төзелеш компанияләре тарафыннан күрсәтелгән иганәчелек ярдәме хисабына, шулай ук шәһәрнең идарәче компанияләре көче белән башкарылган. Нәтиҗәдә 9,38 млн сум акча җәлеп ителгән. Үзәкне җиһазландыру исә хәйрия һәм грант акчаларына гамәлгә ашырыла.
Вахитов һәм Идел буе районнарында 800 гә якын – мәктәп яшендәге, 3 меңнән артык мәктәпкәчә яшьтәге инвалид һәм сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар яши. Районнар территорияләрендә 270 кешене колачлаган «Перемена» инклюзив үзәге һәм «Мечта» ял үзәге (анда 101 бала йөри, шул исәптән 18 яшьтән өлкәнрәкләр) эшли. Шулай ук халыкка «Симург» инклюзив үзәге хезмәт күрсәтә, анда 25 инвалид бала шөгыльләнә.
Татарстанда беренче укыту-күнекмә фатиры 2022 елның җәендә Казанның Совет районындагы Зәкиев урамында ачылды. Минская урамында урнашкан икенче фатир 2024 елның гыйнварында эшли башлады. Апрель аенда Юдино бистәсендә өченче инклюзив киңлек үз ишекләрен ачты, анда тәрбияләнүчеләр, көндәлек тормышта кирәкле күнекмәләргә өйрәнүдән тыш, Тимерьюлчылар мәдәният йортының «Луч» инклюзив иҗади лабораториясендә дә шөгыльләнә.
Ипподром урамындагы үзәктә шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы Альберт Салихов булды.
Диләрә Гафурова