Укуларга сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар да, аларның нормотипик яшьтәшләре дә йөри алачак
Татарстан башкаласында «Бергә» өстәмә белем бирүнең беренче инклюзив үзәге ачылачак. Ул Журналистлар урамындагы 13 нче торак йортның беренче катында урнашачак. Бу мәйданны агымдагы елның язында ачарга ниятлиләр.
Үзәк дүрт юнәлеш буенча эшләячәк: коррекцион педагогика, сәламәтләндерү-тернәкләндерү терапиясе, гаиләләргә психологик ярдәм, балалар өчен дәресләр. Балалар хореография, вокал, гамәли иҗат, робототехника, фотоэшләр түгәрәкләренә, шулай ук театр студиясенә йөри алачак.
«Музыкаль яки сәнгать мәктәпләрендәге кебек дәресләргә ата-аналардан зур сорау. Әмма аларның программаларын инвалидлык белән барлык балалар да үз-үзләрен тотышлары һәм башка үзенчәлекләре аркасында үзләштерә алмый. Аларга үз программасы, үз белгечләре кирәк, шуңа өстәп чаралар өчен концерт залы да кирәк», – дип уртаклашты «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешма җитәкчесе Татьяна Мерзлякова.
Дәресләрне «Балалар академиясе» балалар иҗат үзәге педагоглары, шулай ук тьюторлар, сурдотәрҗемәчеләр, логопедлар, «Игелекле Казан» нейропсихологлары үткәрәчәк. Дәресләргә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар да, аларның нормотипик яшьтәшләре дә йөри алачак.
«Инвалидлыгы булган балаларга һәрвакыт көчлерәк булганнарга иярергә кирәк, алар үрнәк булсын һәм күнекмәләрне үзләштерсеннәр өчен», – дип саный Татьяна Мерзлякова.
Яңа инклюзив киңлекнең мәйданы 442 кв.м тәшкил итәчәк – монда алты бүлмә урнашачак. Бинада капиталь ремонт 2024 елда старт алган, проектны «Лемана Про» фондының грант конкурсында җиңү нәтиҗәсендә гамәлгә ашыралар. Алынган акчаларга төзелеш материалларының бер өлеше сатып алынган һәм ремонт эшләре өчен түләнгән.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Казан мэры Илсур Метшин кушуы буенча өч инклюзив үзәк ачылды: «Тылсым», «Нур», «Канатлар». Татарстанда беренче укыту-тренировка фатиры шәһәрнең Совет районында Зәкиев урамында 2022 елның җәендә ачылды. Икенчесе агымдагы елның гыйнварында Минская урамында эшли башлаган.