В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Биредә ярларны ныгытачаклар, тышкы яктырту һәм су белән тәэмин итү челтәрләре уздырачаклар, җәяүлеләр сукмаклары булдырачаклар.
Фото: Тышкы төзекләндерү комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы сентябрь). Зәңгәр күлләр территориясендә яр ныгыту һәм төзекләндерү буенча эшләр дәвам итә. Беренче этапны агымдагы елның ноябрендә төгәлләргә планлаштыралар.
Беренче чиратта биредә ярларны Хрусталь шарлавык янында ныгытачаклар. Эшләр ландшафт ташы ярдәмендә башкарыла, хәзерге вакытта алар 75-80% ка тәмамланган. Авария хәлендә булган агач күперне дә яңартырга уйлыйлар.
Ярны ныгыту чараларын үткәрергә экологлар тәкъдим иткән. Шарлавык күлне Казансу үзәненнән аеручы ролендә. Елга белән кушылуы аркасында, секундына 1,6 мең литр чамасы су чыгу Зәңгәр күлгә югалу куркынычы тудыра.
Ярны ныгытудан тыш, Зәңгәр күлләр территориясен дә төзекләндерү көтелә. Старт алган беренче этап кысаларында биредә яктырту һәм су белән тәэмин итү челтәрләре үткәреләчәк. Шулай ук каплаулар һәм җәяүлеләр юллары, сервис үзәге барлыкка киләчәк.
Уздырыла торган эш төрләре һәм үз-үзеңне тоту буенча кагыйдәләрне навигация такталары хәбәр итәчәк. Аларны Казан парклары һәм скверлары дирекциясе, Miriada Group компаниясе һәм Orchestra Design студиясе эшләп чыгара.