Тамашачыларны фокуслар һәм акробатик биюләр белән үрелеп баручы «Могҗизалар автобусы» дигән кызыклы постановка көтә
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче гыйнвар). Бүген Казанның ике җәмәгать киңлегендә шәһәр халкына һәм кунакларына Мәскәүнең «МогэЅ» театрының беренче урам тамашаларын күрсәтәчәкләр. Программада Ель-ча-та дигән тылсым ияләре катнашында, фокуслар һәм акробатик биюләр белән «Могҗизалар автобусы» дигән кызыклы постановка.
Тамаша 15:00 сәгатьтә – Бауман урамындагы «Сәгать» һәйкәле янында, ә 19:00 сәгатьтә «Ак Чәчәкләр» бульварындагы остаханә янында башлана, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Исегезгә төшерәбез, быел ТР башкаласында бәйрәм программасы 180 чараны үз эченә ала. Мәйданчыклар турында өстәмә мәгълүматны KZN.RU порталының махсус бүлегендә белергә мөмкин.