Ярышларда 15-19 яшьлек яшүсмер кызлар һәм егетләр катнашачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче гыйнвар). 27-30-нчы гыйнварда Казанда Су спорт төрләре сараенда синхрон йөзү буенча Россия беренчелеге узачак. Ярышларда 15-19 яшьлек яшүсмер кызлар һәм егетләр катнашачак.
Ярышларга 30 командадан 300-дән артык спортчы килер дип көтелә, алар арасында берничә дисциплинада 12 комплект медаль уйнатылачак: соло, дуэт, төркем, комби, акробатик төркем, дип хәбәр ителә Россия синхрон йөзү федерациясе сайтында. Теләүчеләр ярышларның трансляциясен сайтта карый алачак.
Беренче ярышлар 27-нче гыйнварда 11.00-14.00 сәгатьләрдә булачак. Россия беренчелеген ачу тантанасы шул ук көнне 15.30 сәгатьтә узачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.