В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Турнирны Казанның беренче һәм бердәнбер мәктәп яны триатлон үзәгендә оештырачаклар
Фото: мәгариф идарәсе
Күрсәтмә ярышларда мәктәптә триатлон секциясенә йөрүче яшь спортчыларның иң яхшылары катнашачак. Бүгенге көндә бу 130 бала – 1-8 нче сыйныф укучылары. Алар белән атнага өч тапкыр Акмал Ишов шөгыльләнә.
Ул җиңел атлетика буенча спорт мастеры, җиңел атлетика кроссы буенча команда зачетында 2022 елгы Европа чемпионы, 3 һәм 10 мең метрга йөгерүдә ил беренчелегенең көмеш призеры, 4 мең метрга йөгерүдә РФ беренчелегенең бронза призеры, җиңел атлетика кроссының катнаш эстафетасында РФ чемпионатларының бронза һәм көмеш медальләре иясе.
«Йөзү» һәм «йөгерү» дисциплиналары буенча ярышларда үз осталыкларын 1-6 нчы сыйныф укучылары күрсәтәчәк. 1 нче һәм 2 нче сыйныфлар 25 метрга йөзәчәк, 300 метрга йөгерәчәк, 3 нче һәм 4 нче сыйныфлар өчен әлеге дистанцияләр – 50 һәм 600 метрны, 5 нче һәм 6 нчы сыйныфлар өчен 100 һәм 900 метрны тәшкил итә. Җиңүчеләрне һәм призерларны дипломнар, медальләр, шулай ук истәлекле бүләкләр көтә.
Ярышларда яшь спортчылар өчен җан атарга теләгән һәркем килә ала. Турнир 9:00 сәгатьтә башлана. Тулырак мәгълүматны +7(937)580-10-40 телефоны буенча белергә мөмкин.