Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.04.2018, 17:46

“Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә беренче пар никахларын теркәде

Хөснетдиновлар гаиләсе “Казан” Гаилә үзәгенә альтернатива буларак “Казан” залые сайлады.

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы апрель, Екатерина Виславская). Бүген җеренче пар “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгеннән (Оренбург тракты, 8) ир белән хатын булып чыкты. “Казань” һәм “Зөя” конференц-заллары тантаналы рәвештә никахларны теркәү өчен “Казан” Гаилә үзәгенә альтернатив мәйданчыклар булдылар. Гаилә үзәгендә хәзерге вакытта җанатарлар фестиваленә әзерлек эшләре бара.

Гаилә үзәгендә никахларны теркәү гыйнвар аенда туктатылды һәм 2018 елның августында гына яңадан башланачак. Җанатарлар фестивале вакытында Гаилә үзәге территориясе генә түгел, бина үзе дә файдаланылачак – анда волонтерлар һәм хокук саклау органнары урнашачак. Күзәтү мәйданчыгы да ябык булачак.

“Казан ярминкәсе” залларын броньлау марттан ачылды, икесе дә күргәзмәләр үзәгенең төп павильонында урнашкан. “Казань” һәм “Зөя” бер-берсенә охшаш, аларның мәйданнары 160 кв.м тәшкил итә. Алар бары тик җиһазлар белән генә аерыла – икенчесендә алар тантаналырак. Әлеге заллар “Казан” залларына караганда сыешлырак: “Көнчыгыш” залына 25 кеше, “Көмеш” һәм “Алтын” залларына 35-әр кеше сыйса, “Казань” һәм “Зөя” залларына 50-гә кадәр кеше сыя. “Казан ярминкәсе” заллары закон таләпләренә туры килә. Биредә парковка, биек түшәмле зиннәтле заллар бар, ә бина үзе колонналы сарайны хәтерләтә. Минем фикеренчә, “Казань” һәм “Зөя” гаилә үзәге залларыннан калышмый”, - дип саный Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Римма Миңнуллина.

Тантаналы чарала биредә Гаилә үзәгендәге кебек үк бәягә уздырыла. Туй өчен зал броньлау 32 көн алдан ачыла. Киләсе шимбәгә биредә 14 туй уздыру планлаштырылган. Тиздән аларның саны артачак, дип саный Р.Миңнуллина. Никахларын биредә теркәүдән баш тарткан парлар район бүлекләренә мөрәҗәгать итә ала.

Бүген тантана “Казан” залында үтте һәм әлеге мәйданчык өчен беренче булды. Яшьләр, Тәлгать Хөснетдинов һәм Айгөл Абдуллина, бераз соңга калса да, бинаны башка пар карап өлгерде – бүген биредә 15.30 сәгатьтә Ачык ишекләр көне оештырылган. 26 кунак белән пар килеп җиткәч, тантана башланды. Аларны мәйданчык ачылуга махсус чакырылган скоморохлар каршы алды. Тантана шәмнәр яндыру, беренче бию һәм чәк-чәк тапшыру белән тәмамланды. “Әлеге залны күрүгә үк сайладык. “Казан ярминкәсендә” бик матур”, - диде Т.Хөснетдинов. булачак ир белән хатын 1,5 ел элек танышканнар. Тәлгатькә 29 яшь, Айгөлгә – 23.

Май аенда тагын бер альтернатив мәйданчык ачылачак – “Московский” Мәдәният һәм спорт үзәге. “Анда бер генә зал була, ләкин ул бик зур һәм якты. Моннан кала, яшь парлар биредә кейтеринг (рестораннарның күчмә хезмәт күрсәтүе) белән файдалан алачак”, - дип Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе. Тулырак мәгълүмат белән (843) 222-90-82 яисә 222-90-85 телефоннары аша танышырга мөмкин.

Фоторепортаж
“Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә беренче пар никахын теркәү
Барлык яңалыклар