В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гастрольләр 11-15 нче апрельдә узачак.
Фото: Денис Гордийко
Тамашачылар «Дубровский, а также «Эдит Пиаф. Больше чем любовь» мюзиклын, «Ромео и Джульетта», «Золушка» һәм «Побег из Простоквашино» спектакльләрен карый алачак.
Шул ук көннәрдә Казан яшь тамашачы театры Пермьдә «Nедоросль», «Здесь был Кай», «Удивительный чердак», «Юбилей ювелира» һәм «Северное сияние» спектакльләрен тәкъдим итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елның гыйнварында Казан һәм Пермь хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр. Яклар мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте, спорт, туризм һәм башка өлкәләрдә үзара мөнәсәбәтләрне үстерү турында килеште.
Пермь яшь тамашачы театры – Россиянең танылган яшьләр театрларының берсе. Ул 1964 елда төзелгән һәм А.Арбузов пьесасы буенча «Город на заре» спектакле белән ачылган. Театр шунда ук балачак, яшүсмерлек һәм яшьлек театры буларак билгеләнә, анда төп тема – хәзерге заман, герой – үсеп баручы, үз киләчәген уйлаучы һәм төзүче яшь кеше. 2014 елда Пермь яшь тамашачы театрына РФ театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен ил Хөкүмәтенең Федор Волков исемендәге премиясе бирелә.