В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Рейслар дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче февраль). Казанда очышларның җәйге җәдвәле кысаларында Казаннан Симферопольгә һәм Санкт-Петербургка даими рейсларга билетлар сатыла башлады.
Казаннан төньяк башкалага очышларның ешлыгы 5 тапкырга артачак. Рейслар атна саен дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак.
Симферопольгә туры авиарейслар 3-нче июньнән башлана. Самолетлар атна саен чәршәмбе көннәрендә очачак.
Әлеге маршрутларда Boeing 737-700 һәм Boeing 737-800 һава суднолары файдаланылачак, дип хәбәр итә Казан аэропорты матбугат хезмәте.