KZN.RU хәбәчесе казанлылар исәпкә алучыларны чәйгә еш чакыралармы, ни өчен йорт бусагасын атлап керергә ярамый һәм кара исемлеккә кемнәр кергәнен белде.
Фото: Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче ноябрь, Алинә Бережная). Казанда Бөтенроссия халык санын алу иң кызган чорында. Татарстанстат мәгълүматлары буенча, анда Татарстан башкаласында яшәүче 1 миллион 257 мең 671 кеше катнашачак, бүгенге көнгә халыкның 60%-ы үз мәгълүматларын биргән инде (31-нче октябрьгә булган мәгълүматлар). Шәһәр халкы өч ысул белән халык санын алуда катнаша ала – РФ дәүләт хезмәтләре сайтында, стационар участокка килеп яки элеккегечә исәп алучыны көтеп алып. Халык санын алуда 2718 хезмәткәр катнаша, шуларның 2310-сы казанлыларны өйләрендә яздыра. Моның ничек башкарылганын KZN.RU порталы хәбәрчесе белеште.
Зәңгәр жилетка, Бөтенроссия халык санын алу логотибы төшерелгән шарф, бейдж, портфель һәм корылган планшет – менә ике атна Казанның Вахитов районының 14-нче номерлы мәктәбе укытучылары Светлана Табанкова һәм Анна Резенкова кичләрен исәп алучыларга әйләнә. Бөтен Россия акциясендә алар беренче тапкыр катнаша, аңа үз теләкләре белән кушылган. «Мин мәктәптә эшлим, миңа микрорайонда ничә бала булуы, киләчәктә аларның кайсысы минем укучым булачагы кызык», – дип сөйләде Светлана Табанкова. «Өстәвенә, эштән соң йөреп кайту да рәхәт», – дип өстәде Анна Резенкова.
Исәпкә алучылар адресларны сайлап алмыйлар, алар инде планшетларда мәгълүматлар базасында бар, аларны исәпкә алу башланган көнне биргәннәр. Исегезгә төшерәбез, Казанның барлык адреслары 386 исәпкә алу участогы буенча бүленгән. Безнең героиняларга Әмәт микрорайоны эләккән – аңа шәхси сектор да, күпфатирлы йортлар да керә.
Тирриторияне икәүләп йөриләр, шулай куркынычсыз, диләр кызлар. «Бистәдә сукбай этләр бар, шуңа күрә икәү бик куркыныч түгел», – дип сөйләде Анна Резенкова. Сүз уңаеннан, йөреп чыгу вакытында алар үзләре белән этләрне куркыткыч ала, дөрес, әле бер тапкыр да алардан файдаланмаганнар.
Әмәт микрорайоны территориясе шактый зур, мәктәпкә якын урнашкан йортларга, кызлар җәяү бара, ә ераграк урнашканнарга машинада белән. «Бүген без Полярная урамы буйлап йөриячәкбез – ул мәктәпкә якын урнашкан», – дип билгеләп үтте Светлана Табанкова.
Исәпкә алучыларның эш көне нормалаштырылмаган, алар йортларны йөреп чыгу өчен вакытны үзләре сайлый. Анна белән Светлана моны мәктәптә эштән соң, кичке вакытта эшлиләр. «Кешеләр эштән кайта, ялларда иртәрәк эшли башлыйбыз», – дип аңлатты Светлана Табанкова. Уртача алганда, сан алучылар 2-3 сәгать өйләр буенча йөриләр, бу вакыт эчендә алар якынча 20-30 йортны әйләнә, әмма ишекләрне бары 5-7 кеше генә ача.
«Аяныч, әлбәттә – ишегалдында машиналар тора, шакыйсың. Алар тәрәзәгә карыйлар, ләкин ачмыйлар. Яки тәрәзә аша өйдә йөргәннәрен күрсәң: «Җанисәп, зинһар, ачыгыз», –дип кычкырасын, барыбер чыкмыйлар дип зарлана Светлана Табанкова.
Кайвакыт «Нигә килдегез? Китегез моннан», – дип дорфалык күрсәтәләр. Һәм бу әле иң яхшы очракта... Мин моны аңламыйм», – дип өстәде Анна Резенкова.
«Һәм мондый вакытта нәрсә эшлисез?», – дип кызыксынабыз кызлардан.
«Әгәр биш көннән бу кеше килмәгән булса, стационар участокта язылырга мөмкин булуы турында язу калдырабыз, шул рәвешле яңадан җанисәп ахырына кадәр киләбез», – дип сөйләде Светлана Табанкова.
Эшнең беренче ярты сәгатендә исәпкә алучылар почта әрҗәләрендә шундый 5 язу калдырдылар.
Алга барабыз. Киләсе йортка шакыйбыз.
«Хәерле кич, җанисәп, зинһар, ачыгыз».
«Ә нигә нәкъ менә миңа?»
«Сез әлегә безгә кем ишек ачкан бердәнбер кеше» (көлә).
«Ул чагында узыгыз».
Халык санын алу алдыннан барлык хезмәткәрләр махсус укулар узды. Хәзер кәгазь бланклар урынына барлык җаваплар махсус программа белән планшетларга кертелә – анда халык өчен сораулар һәм җавап вариантлары бар. Шулай ук кызлар куркынычсызлык һәм язылучылар белән аралашу кагыйдәләре буенча инструктаж үткән. Төп кагыйдәләрнең берсе – бусагадан ары кермәскә.
Теркәлү урыны, белеме, гражданлыгы, милләте, торак шартлары – сораштыру битендә барлыгы 33 сорау исәпләнә. Алар ике блокка бүленгән: 23 сорау – халык санын алуда катнашучының үзе һәм аның йорт хуҗалыгы турында һәм 10 сорау – торак шартлары турында. Планшетка җавапларны исәпкә алучылар мөстәкыйль рәвештә кертәләр, сораштыру 5 минуттан 15 минутка кадәр дәвам итә.
«Сораулар гади, минем яшерәсе әйберем юк, шуңа күрә җанисәптә катнаштым, өстәвенә, сезгә карыйм, йортлар буйлап йөрисез, арыгансыз, туңгансыз, ярдәм итим, бер җирем кителмәс», – дип билгеләде казанлы Фәрит Харисов.
«Рәхмәт, сау булыгыз!» – дип пенсионерга рәхмәт әйттеләр халык санын алучылар.
Тагын берничә йортка шакыдылар. Берәүләрдә ачмадылар, башкаларда дәүләт хезмәтләре сайты аша катнашачакларын әйттеләр. Кагыйдәләр буенча, хәтта кеше дистанцион рәвештә язылган булса да, ул исәпкә алучыга QR-кодны күрсәтергә тиеш.
Халык санын алуда иң актив катнашучылар - пенсионерлар. Алар сорауларга рәхәтләнеп җавап бирәләр генә түгел, үз тормышлары турында да сөйлиләр.
«Йортны үз кулларым белән булдырдым: фундаментны салдым, тактаны тактага кактым, өстәвенә яшелчә бакчасы бүлеп калдырдым, һәр җәйне – уңыш, Люда (хатыны – ред. шәр.) кышка компот яба», – дип уртаклашты исәпкә алуның икенче катнашучысы Михаил Азаров һәм чәй тәкъдим итте.
«Безгә бусагадан ары керергә ярамый», – дип җавап бирделәр кызлар.
Исәпкә алучылар бөтен йортларга да кермиләр. Аларның керергә киңәш ителмәгән адреслар исемлеге бар – аны полиция бирә. Шулай ук әлеге кара исемлекне исәпкә алучылар үзләре дә тулыландыралар. «Үз планшетларыбызда без «усал эт бар», «дорфа сөйләште» һ.б. дигән тамга ясый алабыз», – дип аңлатты Светлана Табанкова.
Көн саен кызлар исәп алудан җыелган барлык мәгълүматларны контролерга тапшыра, ул сораштыру кәгазен тутыруның дөреслеген тикшерә, узган йортларның санын теркәп бара һәм барлык мәгълүматларны район хакимиятенә тапшыра.
Исегезгә төшерәбез, халык санын алу БМОга керүче илләрдә 10 елга бер тапкыр уздырыла. Алынган мәгълүматлар нигезендә илнең социаль-икътисадый үсеше программасы формалаштырылачак. Әйтик, халык санын алу ил, республика яисә шәһәр территориясендә теге яисә бу илкүләм проектларны гамәлгә ашыру фаразларының сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Анда Казан халкы теләсә нинди уңайлы формада 14-нче ноябрьгә кадәр катнаша ала.
Исәпкә алу турында тулырак мәгълүмат KZN.RU порталы бүлегендә урнаштырылган.
*Материалда телгә алынган исәпкә алуда катнашучыларның исемнәре үзгәртелде.