Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.03.2018, 09:57

2018 елгы Дөнья чемпионатына әзерләнгән күчмә күргәзмә Казанда 2 көн эшләячәк

Футбол паркы Ярминкә мәйданында 5 майдан 6 майга кадәр эшләячәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче март). 5 майдан 6 майга кадәр казанлылар спорт йолдызларының автограф-сессияләрендә катнаша, футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионатын оештыручы шәһәрләр турында белә һәм бәйгеләрдә катнаша алалар. Ярминкә мәйданында Үзәк стадион янында Футбол паркы ачыла.

Әлеге формат казанлыларга инде таныш – шушы ук урында узган ел Конфедерацияләр кубогы-2017 паркы эшләде. Ачылу тантанасына “Барселона” һәм “Милан” командаларының экс-уенчысы Роналдиньо, Нигерия җыелма командасының экс-ярымсаклаучысы Джей-Джей Окоча, Россиянең футбол буенча җыелма командасының элеккеге капитаны Алексей Смертин һ.б. килгән иде.

Быел киләчәк кунаклар исемнәре әлегә сер булып саклана. Ләкин Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов сүзләре буенча, оештыручылар спортчылар, туристлар һәм шәһәрлеләр ягыннан чарага зур кузыксыну булуына өметләнәләр. “Бу футбол буенча дөнья чемпионатының, аңа әзерләнүнең мөһим бер өлеше. Бик күңелле чара булачак! – диде ул журналистларга. – Узган елда Конфедерацияләр кубогы-2017 паркын ачканган, тәҗрибәбез бар. Шәһәрлеләр һәм кунакларның әлеге чарага кызыксынулары безне шатландыра һәм без түземсезлек белән быел киләчәк танылган спортчыларны көтәбез. Казанлылар быел да зур кызыксыну күрсәтерләр, дип өметләнәбез!”

Чара кунакларын киң һәм күңелле программа көтә: ачык һавада футбол уеннары, мастер-класслар һәм спорт йолдызларының автограф-сессияләре, Дөнья чемпионаты-2018 оештыручы шәһәрләрнең, катнашучы җыелма командаларның презентацияләре, аттракционнар һәм мультимедияле викториналар (аларда хәтта уеннарга билетлар да отарга мөмкин булачак). Күргәзмәгә керү, шулай ук андагы күңел ачу чаралары бушлай булачак.

Барлык яңалыклар