Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.04.2018, 10:05

Пасха бәйрәме алдыннан Казан храмнарын кинологлар тикшереп чыгачак

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Раифа монастыренда бәйрәм литургиясен алып барачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче апрель, Екатерина Виславская). 7 апрельдән 8 апрельгә каршы төндә “Үзәк стадион” тукталышыннан шәһәр үзәгендә гыйбадәттә катнашкан казанлылар өчен махсус автобуслар җибәреләчәк. Пасха төнендә Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Раифа Богородицкий ир-атлар монастыренда, ә 8 апрельдә Казан кремленең Благовещение соборында литургияләрне алып барачак. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмебедә Телләр үсеше һәм иҗтимагый оешмалар белә хезмәттәшлек итү бүлеге җитәкчесе Илнур Шакиров хәбәр итте.

7 апрельдән 8 апрельгә каршы төндә тәре йөреше белән бәйрәм гыйбадәте Казанның барлык храмнарында да планлаштырылган. Аларда меңләгән христиан катнашыр, дип көтелә. “Православ христианнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен барлык чаралар да күрелгән. Бәйрәм уздырылачак урыннарда полиция отрядлары кизү торачак, ә храмнарны алдан кинологлар тикшереп чыгачак”, - дип хәбәр итте ул.

Гыйбадәт кылулар тәмамлангач, шимбәдән якшәмбегә каршы төндә казанлылар өйләренә махсус автобусларда кайта алачак. “Үзәк стадион” тукталышыннан автобуслар Авиатөзелеш, Киров һәм Яңа Савин районнарына, Азино-1, 10 микрорайонга һәм Мирный һәм Дәрвишләр бистәләренә барачак.

Казан Мэры Илсур Метшин Транспорт комитетына, шәһәр районнары администрацияләре җитәкчеләренә, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенә, Сәламәтлек саклау идарәсенә бәйрәм көннәрендә үз эшләрен югары дәрәҗәдә оештырырга кушты. “Әлеге чаралар беренче тапкыр гына уздырылмый, - диде шәһәр башлыгы. – Изге бәйрәмне югары дәрәҗәдә уздырыйк”.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 02.03.2018
Видеорепортаж
02.04.2018 11:22
7 апрельдән 8 апрельгә каршы төндә бәйрәм гыйбадәте Казанның барлык храмнарында да үтәчәк
Барлык яңалыклар