Графиктагы үзгәрешләр бәйрәм һәм эш көне булмаган көннәр белән бәйле.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче апрель). Май аенда пенсияләрне түләү һәм китерү графигы үзгәрәчәк. Бу бәйрәм һәм эш көне булмаган көннәр белән бәйле.
«Татарстан почтасы» УФПС – «Россия почтасы» ФДУП филиалы түбәндәге көннәрдә пенсияләр түләүне башкарачак:
- 4-нче майдан 6-нчы майга кадәр агымдагы дата нигезендә (почта элемтәсе бүлекчәләренең эш режимында);
- 7-нче майдан 8-нче майга кадәр 7-10-нчы май көннәрендә китерү графигы буенча (почта элемтәсе бүлекләренең эш режимында);
- 11-нче майдан китерүнең билгеләнгән графигы нигезендә.
Кредит учреждениеләре аша пенсияләр һәм башка социаль түләүләр билгеләнгән график буенча башкарылачак, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте.
Пенсияләрне почта бүлекләре аша күчерү мәсьәләләре буенча илтеп тапшыру участогы почтальонына мөрәҗәгать итәргә яки адреска хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәсенә яки +7(800)100-00-00 телефоны буенча Россия Почтасының кайнар линиясенә шалтыратырга мөмкин.