В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җинаять эшен полиция бүлеге хезмәткәрләре тикшерә.
Фото: Денис Гордийко
3 нче апрельдә 85 яшьлек пенсионерның өй телефонына билгесез кешедән шалтырату килгән. Чернобровин фамилиясен атаган ир-ат үзенең хокук саклау органнары хезмәткәре булуын җиткергән. Аферист зыян күрүчегә җинаятьчеләр аның банк счеты белән шикле операцияләр үткәрә дип хәбәр итә. Аны саклар өчен, ир-ат акчаны «куркынычсыз» счетка күчерергә тәкъдим итә.
Казанда яшәүче ханым әлеге билгесез кешенең барлык күрсәтмәләрен үти. Соңрак ул күршесенә әлеге вакыйга турында сөйли, күршесе пенсионерга хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Хәзерге вакытта полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 3 нче өлешендә каралган мошенниклык җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше тикшерелә. Полиция хезмәткәрләре әлеге җинаятьне башкаруда катнашы булган кешеләр төркемен билгели.
Исегезгә төшерәбез, телефон шалтыратулары – мошенниклыкның иң популяр төрләренең берсе. Аферистлар төрле сәбәпләр белән шалтыраталар һәм үзләрен туганнары, хокук саклау органнары яки банк хезмәткәрләре дип таныштыралар. Еш кына мошенниклар банк исеменнән билгесез кушымта урнаштыруны, кредит рәсмиләштерүне яки акчаларны иминиятләштерүне һәм аларны башка банк счетына күчерүне сорыйлар. Күчерелгән акчаларны кире кайтару авыр була, шуңа күрә, мошенниклар корбаны булмас өчен, сөйләшүне вакытында туктатырга кирәк.