В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мошенниклар үзләрен банк хезмәткәре дип таныштырган
Фото: Денис Гордийко
Зыян күрүченең сүзләренчә, аңа таныш булмаган ир-ат шалтыраткан, үзен банк хезмәткәре дип таныштырган. Ул пенсионер ханымнан җыелган акчалары бармы дип сораган. Пенсионерны хәзерге вакытта зур сумманы бер счетта сакларга ярамый дип ышандыра һәм ярдәм тәкъдим итә. Хатын-кыз аферистка ышана һәм аңа якынча 300 мең сум акча күчерә.
РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 3 нче өлешендә каралган «Мошенниклык» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, көн саен Татарстан халкы мошенникларга 8-10 миллион сум акча бирә. Аферистларның хәйләләренә, яшьләренә һәм һөнәрләренә карамастан, бөтен кеше дә эләгә. Мошенниклыклардан зыян күрмәс өчен, таныш булмаган кешеләрдән шалтыратулар яки хәбәрләр алынса, алар белән сөйләшергә һәм аларның күрсәтмәләрен үтәргә кирәкми. Мондый очракларда мошенниклык факты турында хокук саклау органнарына хәбәр итәргә киңәш ителә.