Казанда полиция хезмәткәрләре ике алдау фактында шикләнелгән курьерны тоткарлады.
Җинаять эше материалларыннан беленгәнчә, 5 нче июльдә өлкән яшьтәге хатынга билгесез кеше шалтырата һәм акчаның чынлыгын тикшерергә кирәклеген хәбәр итә. Мошенник 87 яшьлек пенсионерны акчаны курьерга тапшырырга күндерә. Билгеләнгән вакытта хатын-кыз билгесез кешегә 220 мең сум акча тапшырган.
Соңрак зыян күрүче үзенең мошенниклар корбаны булуын аңлый һәм бу хәл турында полициягә хәбәр итә. Оператив-эзләү чаралары барышында полиция 31 яшьлек ир-атны тоткарлый, ул үз гаебен таныган һәм кылган эше турында икърар иткән.
Моннан тыш, тоткарланган кешенең шундый ук мошенниклыкка катнашы барлыгы ачыкланган, тикшерү «Савиново» полиция бүлегендә алып барыла. Бу очракта зыян суммасы 1,2 мең доллар тәшкил иткән.
Ике факт буенча «Мошенниклык» РФ ҖК 159 маддәсе буенча җинаять эшләре кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, ел башыннан бирле шәһәрдә 4 меңгә якын мошенниклык һәм банк хисап язмасыларыннан урлау акты
теркәлгән. Халыкны алдауның иң популяр ысулы — банк хезмәткәрләре исеменнән шалтырату. Аферачыларны тоту өчен полиция хезмәткәрләре 70 хезмәт командировкасында катнашкан. Шулай ук Казанда Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре якынча 35 курьерны тоткарлаган.
Мошенниклар корбаны булмас өчен, таныш булмаган кешеләрдән килгән мәгълүматны яңадан тикшерергә һәм акчаны билгесез кешеләргә тапшырмаска кирәк.