Җинаятьчеләр шул рәвешле гражданнарның шәхси мәгълүматларын белергә тырыша
Фото: Денис Гордийко
Ышанычлырак булсын өчен, билгесез кешеләр гражданнарга исем-фамилияләре, аталарының исеме белән мөрәҗәгать итәләр һәм аларның төгәл адресларын атыйлар, аннан соң исәпкә алынмаган стаж буенча пенсиягә өстәмә түләүләр алу өчен Россия Социаль фонды бүлегенә чакыралар.
Бүгенге көндә алдауның иң киң таралган схемалары: «стажның яңа ачыкланган чорлары буенча пенсияне арттыру», «сугыш чоры балаларына май ае түләүләре» һәм «ана капиталын акчага әйләндерү».
Гражданнарның шәхси мәгълүматлары учреждение белгечләре тарафыннан телефон яки смс-хәбәр аша соратылмый, дип искәртә Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
«Күпчелек очракта уяу гражданнар мондый алдауларга бирешми, алар Социаль фондка, полициягә яки социаль яклау органнарына шалтырата. Ләкин тозакка эләгүчеләр дә очрый. Шикле чыганакларны тикшерүегезне һәм мондый очраклар турында якыннарыгызны да кисәтүегезне сорыйм», – ди ул.
Пенсияне яңадан санату, шулай ук шәхси мәгълүматларны эшкәртүне таләп итә торган мәсьәләләр буенча консультация алу өчен Социаль фондның клиентлар белән эшләү хезмәтләренә яисә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Пенсияләр, балалар пособиеләре һәм социаль түләүләр буенча тулырак мәгълүматны +7(800)100-00-01 телефон номерына шалтыратып белергә була.