Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.04.2024, 11:14

Язгы ташу-2024: табигать сынауларына әзер булу, яңгыр канализацияләрен чистартуны тизләтү һәм юллардагы чокырларны ремонтлауга ныклап керешү

Казан мэры җаваплы затларга, проблемалы участокларны мониторинглау өчен, кабинетлардан чыгарга кушты

Фото: Денис Гордийко

Казанда бу атнада көндезге һәм төнге сәгатьләрдә һава температурасы югары булыр дип көтелә, бу кар эрүнең көчәюенә китерәчәк. ТР башкаласы мэры Илсур Метшин аппарат киңәшмәсендә җаваплы затларга су басу куркынычы янаган зонадагы территорияләрне тәүлек әйләнәсе күзәтергә йөкләмә бирде, шулай ук гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калу өчен барлык шәһәр ресурслары мобилизацияләнәчәк, дип ышандырды.

«Яз өчен традицион булган кайнар чор – кыштан җәйге эш режимына күчү башланды. Яуган кар күләмен һәм хәзерге көндә урнашкан температура режимын исәпкә алсак, тулаем ил буенча шәһәр инфраструктурасы җитди сынаулар алдында калды. Татарстанда яуган карны исәпкә алып, без дә су басуга югары әзерлек режимында торабыз», – диде шәһәр башлыгы.

Ул Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаровка, район администрацияләре башлыкларына, идарәче компанияләр һәм шәһәр хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләренә хәлне тәүлек әйләнәсе мониторингларга кушты. Мэр җаваплы затларга территориаль иҗтимагый үзидарәләр, предприятиеләр һәм шәһәр халкы белән һәрдаим элемтәдә торырга кирәклеген искәртте. «Иң мөһиме – реакция оператив булырга тиеш, шуңа күрә хәлне кабинетлардан күзәтергә кирәкми, ә барлык участокларны йөреп чыгу зарур», – дип билгеләп үтте мэр.

«Бу атнада, урыннарга чыгып, куркыныч янаган нокталарны тикшерәчәкбез. Әйдәгез, урам себерүчеләр һәм акча җитмәү турында сөйләшүләрне киләчәккә калдырыйк. Без предприятиеләрнең һәм идарәче компанияләрнең барлык ресурсларын һәм потенциалларын мобилизацияләргә әзер», – дип ассызыклады Илсур Метшин.

Мэр яңгыр канализацияләрен чистарту темпларын тизләтү буенча аерым йөкләмә бирде. «Шәһәр тулаем яңгыр канализацияләреннән генә тормый. Бу юнәлештә төп эш Сезгә йөкләнә, Игорь Владимирович (Куляжев, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – ред. искәр.)», – диде шәһәр башлыгы.

Исегезгә төшерәбез, Казанда су басу куркынычы булган чорга югары әзерлек режимы кертелде. Ул ашыгыч хезмәтләрне һәм җаваплы кешеләрне мобилизацияләүне, шулай ук гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычын киметүгә һәм кешеләрнең сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән чаралар комплексын үткәрүне күздә тота. Бу язда су басу зонасына гомуми мәйданы 12,6 кв.км булган, 386 йорт урнашкан шәһәр территорияләре эләгә, аларда 1223 кеше яши. Башлыча су басу куркынычы шәхси йортларга яный.

Моннан тыш, Илсур Метшин Татарстан башкаласында юллардагы чокырларны ремонтлау буенча элегрәк башланган эшләрне көчәйтергә кушты. «2023 елда чокырларны ремонтлау иртәрәк башланган иде, һәм ул идарә карарларын аклады. Шуңа күрә юлларда ремонт эшләрен мөмкин кадәр тизләтүне, аны тулы көченә җәелдерүне сорыйм», – диде шәһәр башлыгы.

Диләрә Гафурова

Фото: Марат Мөгыйнов

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 01.04.2024
Барлык яңалыклар