Митрополит Кирилл орденны 6 гыйнвардан 7сенә каршы төндә, Раштуа бәйрәмендә, Казан Изге Ана иконасы соборында литургиядән соң тапшырды, дип хәбәр иттеләр Татарстан митрополиясе матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, «Целительница» храмы Казанда Шәһәр һәм Республика көнендә – 30 августта мәчет белән бергә эшли башлады. Рухи комплекс «Тыныч бакча» исемен алды. Ачылу тантанасында ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.