Вакытлар узу белән Казанда юл йөрү өчен түләүнең мондый системасын башка маршрутларга да кертү планлаштырыла.
Фото: «Метроэлектротранс» МУП
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июль). 1-нче августтан Казанда 2-нче номерлы троллейбуста юл йөрү өчен түләүнең кондукторсыз системасы кертеләчәк. Моның өчен эш көннәрендә курста булган ун троллейбуста алгы, урта һәм арткы мәйданчыкларда өчәр электрон компостер урнаштырганнар. Алар ярдәмендә пассажирлар транспорт һәм банк карталары аша юл йөрү өчен мөстәкыйль түли алачак.
Акча да кабул ителәчәк – алар белән турыдан-туры машина йөртүчегә мөрәҗәгать итәргә кирәк, аның валидаторы булачак. Кондукторсыз система эшли башлаганчы алар барысы да инструктаж узачак.
15-нче августка кадәр троллейбуста кондукторларны очратырга мөмкин булачак: алар пассажирларны юнәлтеп, юл йөрү өчен ничек түләячәген әйтеп торачак. Шул ук вакытта көн саен маршрутта контроль-ревизия бүлеге хезмәткәре пассажирларның билетларын тикшерәчәк.
Юл йөрү өчен түләүнең яңа системасы кондукторлар санын кыскарту һәм пассажирларны акчалы түләүдән баш тарту өчен кертелә. Әгәр тәҗрибә уңышлы булса, киләчәктә мондый компостерлар белән башка маршрутлар да җиһазландырылачак, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП.
Билгеләп үтик, мондый системаны инде Пермь, Хабаровск, Самара, Златоуст, Благовещенск һәм Россиянең башка шәһәрләрендә яшәүчеләр бәяләде.