Серверларда техник эшләр 16-нчы май көнне төн уртасыннан сәгать 10:00-га кадәр узачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче май). 16-нчы май көнне Казан җәмәгать транспорты пассажирлары вакытлыча транспорт карталарын тулыландыра алмаячак. «Транспорт картасы» АҖ серверларында техник эшләр 00:00 сәгатьтән 10:00 сәгатькә кадәр узачак.
Хезмәт күрсәтү тулыландыру пунктларында, банкоматларда, «Кичектерелгән тулыландыру» сервисларында, шул исәптән кондуктор валидаторында ресурс яздырганда да мөмкин булмаячак.
Техник эшләр җәмәгать транспортында йөрү өчен түләүдә чагылыш тапмаячак. Казан транспорт комитеты пассажирларны үзләренең транспорт карталарын алдан ук тулыландыруларын сорый һәм китерелгән уңайсызлыклар өчен гафу үтенә.