Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.01.2018, 13:01

Мәскәү – Казан ике катлы поезды пассажирлары балалар китапханәсеннән файдалана ала

“Яшь сәяхәтче китапханәсе” проекты Россия буйлап йөри торган 17 составта гамәлгә ашырыла.

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы гыйнвар). 23/24 номерлы Мәскәү – Казан ике катлы поезды пассажирлары “Яшь сәяхәтче китапханәсе” белән файдалана алалар. Күренекле балалар язучылары китапларын проводниклардан алырга мөмкин.

Проект бүген старт ала һәм бөтен илне биләп алачак. 5 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар өчен яраклы китапларны 5 поездның 17 составында алырга мөмкин булачак: 104 номерлы Мәскәү – Адлер ике катлы поезды, 1/2 номерлы “Россия” Мәскәү – Владивосток поезды, 29/30 номерлы “Янтарь” Мәскәү – Калининград поезды, 35/36 номерлы “Северная Пальмира” Санкт-Петербург – Адлер поезды, 23/24 номерлы Мәскәү – Казан ике катлы поезды.

Китапны проводниктан сорап алырга һәм юл азагында тапшырырга кирәк. Һәр укучыга, гадәти китапханәдәге кебек үк, махсус формуляр ачылачак. Әдәби әсәрләр төрлелеге бай: Кир Булычев, Агния Барто һәм Самуил Маршак әсәрләреннән алып Джоан Роулинг, Свен Нурдквист һәм бертуган Гриммнар әсәрләренә кадәр. Бер үк вакытта электрон китапханә дә оештырылган. “Попутчик” интерактив порталында XIX гасыр әсәрләренең иллюстрация басмаларын һәм “Сказки на ночь” видео тапшырулар циклын табарга мөмкин. Онлайн-китапханә фонды һәрдаим тулыланып тора, анда 350 китап бастырырга планлаштырылган, дип хәбәр итә Россия дәүләт балалар китапханәсе матбугат хезмәте.

23/24 номерлы Мәскәү – Казан ике катлы поезды көн саен йөри. Мәскәүдән Казанга юл озынлыгы – 11 сәгать 37 минут, Казаннан 12 сәгать 28 минут тәшкил итә. Горький тимер юллары – “Россия тимер юллары” ААҖ филиалы – матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2017 елда ике катлы поездда 356,8 пассажир йөргән, шуларның 3,6 меңе – 0 яшьтән 9 яшькә кадәге балалар.

Барлык яңалыклар

Мәскәү – Казан ике катлы поезды пассажирлары балалар китапханәсеннән файдалана ала

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы гыйнвар). 23/24 номерлы Мәскәү – Казан ике катлы поезды пассажирлары “Яшь сәяхәтче китапханәсе” белән файдалана алалар. Күренекле балалар язучылары китапларын проводниклардан алырга мөмкин. </p> <p> Проект бүген старт ала һәм бөтен илне биләп алачак. 5 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар өчен яраклы китапларны 5 поездның 17 составында алырга мөмкин булачак: 104 номерлы Мәскәү – Адлер ике катлы поезды, 1/2 номерлы “Россия” Мәскәү – Владивосток поезды, 29/30 номерлы “Янтарь” Мәскәү – Калининград поезды, 35/36 номерлы “Северная Пальмира” Санкт-Петербург – Адлер поезды, 23/24 номерлы Мәскәү – Казан ике катлы поезды. </p> <p> Китапны проводниктан сорап алырга һәм юл азагында тапшырырга кирәк. Һәр укучыга, гадәти китапханәдәге кебек үк, махсус формуляр ачылачак. Әдәби әсәрләр төрлелеге бай: Кир Булычев, Агния Барто һәм Самуил Маршак әсәрләреннән алып Джоан Роулинг, Свен Нурдквист һәм бертуган Гриммнар әсәрләренә кадәр. Бер үк вакытта электрон китапханә дә оештырылган. “Попутчик” интерактив порталында XIX гасыр әсәрләренең иллюстрация басмаларын һәм “Сказки на ночь” видео тапшырулар циклын табарга мөмкин. Онлайн-китапханә фонды һәрдаим тулыланып тора, анда 350 китап бастырырга планлаштырылган, дип хәбәр итә Россия дәүләт балалар китапханәсе матбугат хезмәте. </p> <p> 23/24 номерлы Мәскәү – Казан ике катлы поезды көн саен йөри. Мәскәүдән Казанга юл озынлыгы – 11 сәгать 37 минут, Казаннан 12 сәгать 28 минут тәшкил итә. Горький тимер юллары – “Россия тимер юллары” ААҖ филиалы – матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2017 елда ике катлы поездда 356,8 пассажир йөргән, шуларның 3,6 меңе – 0 яшьтән 9 яшькә кадәге балалар. </p>