В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чараларда катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк
Денис Гордийко фотосы
Киләсе атнада Тимерюлчылар мәдәният йортында бушлай романтик чаралар уздырыла. Шәһәр халкы парлап остаханәләрдә катнаша, лекцияләр тыңлый һәм мәхәббәт турында нәфис фильм карый ала.
Сишәмбе көнне, 10 февральдә, казанлылар өчен «Парлы картина» остаханәсе үткәрелә. Дәрестә гашыйклар уртак картина ясаячак һәм бергә булу мизгелләренең күңелдә никадәр кадерле хис булуын аңлаячак. Чара 18:30 сәгатьтә башлана.
Чәршәмбе, 11 февральдә, «Румба» биюләре буенча парлы хореография дәресе үткәрелә, теләге булган һәр пар биюгә 19:00 сәгатьтә кушыла ала.
Пәнҗешәмбе, 12 февральдә, психолог белән хисләр, чикләр һәм ни өчен мәхәббәтнең «башкаларныкы кебек» булырга тиеш түгеллеге хакында ачыктан-ачык сөйләшү булачак. «Нәрсә ул «гадәти» мөнәсәбәтләр» остаханәсе 19:00 сәгатькә билгеләнгән.
«Гашыйклар көне»нә багышланган атна 13 февральдә мәңгегә онытылмый торган беренче мәхәббәт, кыюлык һәм хис-кичерешләр тасвирланган фильм белән тәмамланачак. «Три метра над уровнем неба» мелодрамасын 18:00 сәгатьтә күрсәтәчәкләр.
Барлык чаралар да бушлай оештырыла, аларда катнашу өчен +7(843)590-09-35 телефон номерына шалтыратып, алдан теркәлергә кирәк.
Алдарак 10 февраль көнне Татарстан башкаласында «Черек күл» паркындагы шугалакта «Игелекле шугалак» дип аталган хәйрия чарасы уздырылачагы хакында хәбәр ителгән иде. Кунаклар өчен фигуралы шуу осталары чыгышлары, фигуралы шуу буенча остаханәләр, шулай ук балалар һәм өлкәннәр өчен бәйгеләр оештырылачак.