В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашу өчен теркәлергә кирәк
Иртәгә, 5 июльдә, Аккош күле янында «Парк геройлары» волонтерлык проектының чираттагы очрашуы була. Очрашуда киенү өчен агач кабиналарны үзгәртәчәкләр.
Очрашуда проектта катнашучылар киенү өчен агач кабиналарны пропитка (агачның структурасын саклаучы үтә күренмәле матдә) белән эшкәртәчәкләр. Оештыручылар эш киемен киеп килергә яки аны үзең белән алырга киңәш итә.
«Парк геройлары» проектының икенче сезонында теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен сылтама буенча яки Добро.РФ сайтында теркәлү узарга кирәк. Очрашу 10:00 сәгатьтә башлана.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, биремнәрне үтәп, катнашучылар баллар җыя алалар. Җәй ахырында иң актив волонтерлар бүләкләр алачак, дип хәбәр итә парклар һәм скверлар дирекциясе.