Әлеге тикшеренүләр «Метрополис» халыкара оешмасы тарафыннан игълан ителде.
Фото: Денис Гордийко
Шәһәр мохитен яхшырту өлкәсендә бөтен дөнья буенча шәһәрләрнең иң яхшы тәҗрибәләре басыла торган «Метрополис»ның рәсми сайтында җәмәгать киңлекләренә багышланган проект эшли башлады. Проект авторлары Татарстан башкаласын шәһәр территориясендә җәмәгать киңлекләрен үстерүнең уңышлы практикасы буларак китергән.
Экспертлар яңа паркларны проектлауга Казан халкы актив җәлеп ителә, бу киңлекләрне максималь рәвештә уңайлы һәм кызыклы итәргә мөмкинлек бирә, дип ассызыклаган. Яңартылган ял урыннарында чаралар уздыруга гаризалар һәм вакыйгалар саны арта бара, парк территорияләрендә эшлекле активлыкны арттыруга ярдәм итә, бу проектның уңышлы булуын раслый. Халыкны парклар һәм скверлар белән идарә итүгә җәлеп итү, тикшеренүчеләр билгеләп үткәнчә, халык арасында аларның популярлыгының сәбәбе булып тора. «Казан парклары һәм скверлары» проекты «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият – Мехико – культура 21» халыкара премиясе жюри әгъзалары тарафыннан югары бәяләнде, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының Халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсе.
Казан проекты Медельин (Колумбия), Монреаль (Канада), Брюссель (Бельгия), Буэнос-Айрес (Аргентина) һәм Амман (Иордания) кебек шәһәрләрдә уңышлы тормышка ашырылган проект үрнәкләре белән бер рәттә күрсәтелгән.
«Метрополис» – бөтен дөнья буенча 141 шәһәр агломерациясе хөкүмәтләрен